Заинск-информ 16+
Рус Тат
Зәй энҗеләре

Бүген - Алма Спасы

Ул табигатькә көзне алып килә дип саналган һәм бу көнне көзне каршылау бәйрәме үткәрелгән. Аннан соң төннәр суыта башлый, көндез кояш ул кадәр җылытмый, яфраклар саргая башлый.

Рәмзия Җиһаншинаның «Алма Спасы» бәйрәменә багышлап язган шигырен тәкъдим итәбез.

Үзгә бер моң бүген бакчаларда
Җанга сеңә, гүя, балкышы.
Сары яфрак яткан җир өстенә
Алма коела. Алма тавышы...

Һавалардан серле тавыш килә,
Ерак әле кышлар салкыны.
Буйга җиткән кызлар көнләшерлек
Алмаларның алсу ялкыны.

Каңгылдашкан киек казларданмы -
Алмагачта көзләр сагышы.
Күңелләргә тула бер моң булып
Шул көйләрнең бергә агышы.

Тып-тып иткән алма тавышына
Киек кошлар куша сайравын.
Җилсез көндә генә белеп була
Бакчаның шул көйне сайлавын.

Төсле музыкадай бар җиһанга
Моң тарала. Карыйм әйләнеп.
Алма битле кызыкай бакча уртасында
Туган җиргә торам бәйләнеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев