Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Зәй энҗеләре

Бүген — 14 февраль гашыйклар көне

Шул уңайдан актив хәбәрчебез Нурсилә Җиһангированың мәхәббәт турындагы шигырен тәкъдим итәбез.

Мәхәббәт — яшәү чишмәсе!

Син килдең һич көтмәгәндә,

Давыл — буран уйнатып,

Күңелемне җилкендереп,

Хисләремне уятып.

Хисләрем чапкын атлардай,

Һич йөгәнләрлек түгел.

Дәртләнеп тибә йөрәгем,

Ярсып ашкына күңел.

Очып йөрим күбәләктәй,

Балкып яна күзләрем.

Җылылык һәм нурлар бөркә

Елмаюдан йөзләрем.

Төшләр күрәм матур -матур,

Канатланып уянам.

Көннәр буе хыялланып,

Сагыну утында янам.

Иртән торсам, кич ятсам да

Бәхеттән кыса йөрәк.

Назлы сөю, сихри сүзләр

Күңелемә бик кирәк.

Яндырасың, көйдерәсең,

Утка — суга саласың!

Йөрәгемә туры юлны

Барыбер син табасың!

Мәхәббәт — яшәү чишмәсе,

Сиңа бәйләнгән язмыш!

Мәхәббәт — яшәү мәгънәсе,

Синсез һич бармый тормыш!

Нурсилә Җиһангирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев