Заинск-информ 16+
Рус Тат
Зәй энҗеләре

Бәхетле картлык

Сугыш ачысын кече яшьтән үк татырга туры килгәнгәме, бу чор кешеләре бик мәрхәмәтле, изге күңеллеләр. Менә без “Кояшкай” бакчасы балалары белән шундыйларның берсендә кунакта булдык.

Ул – кояшлы матур яз көнендә  90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтүче  Кәмәрия апа Хәйруллина. Әнә ул каршыбызда без килүгә шатланыпмы, кояштай балкып утыра. Көләч йөзеннән, ягымлы күзләреннән сөйкемле, ниндидер эчке матурлык нуры балкып тора. Ә аңа һич кенә дә 90 яшьне бирмәссең. Сөбханаллаһ, әле йөрешләре дә бик җитез, үз акылында, хәтере дә яхшы. Үз көнен үзе күреп, тыныч кына яшәп ята ул.

Кәмәрия апа тумышы белән Аксубай районы Иске Ибрай авылыннан. Җиде яшендә әтисез калып, җиде балалы ишле гаиләдә үскән. Гаиләдә иң кечкенәсе  була ул. 

Балачаклары авыр сугыш елларына туры килгәннәрнең язмышы гыйбрәтле. Җиде баласы белән тол калган анага сынауларны, кыенлыкларны исән-имин җиңеп чыгу өчен күпме көч, ныклык кирәк булгандыр...

Кәмәрия апаның иң олы абыйсы да сугышта Латвия җирендә һәлак булып, кайтмый кала. Юбиляр үзенең дә 17 яшендә Свердловск ягында торф чыгаруда катнашуын да искә алып китте. Аннары язмыш 27 яшьлек кызны апалары янына, Горький шәһәренә алып килә. Анда тимер юл төзүдә эшли, кияүгә чыга. Кәмәрия Исмәгыйль кызы гомере буе бер урнашкан эшендә намус белән, бар эшне дә җиткереп эшләп, “Хезмәт ветераны” исеменә лаек була. Лаеклы ялга чыккач, алар гаиләсе белән Зәй шәһәренә күченеп кайталар.

Гомер бәйрәме белән котларга килгән балалар аңа  матур җырларын, изге теләкләр теләп язган шигырьләрен бүләк иттеләр. Кәмәрия апа аларны тын да алмыйча, игътибар белән тыңлап утырды. Балачак хатирәләрен искә алгандыр, мөгаен, күзендә яшь бөртекләре дә күренде.

- И-и, балалар, бәхетле булып үсегез, Ходай сезне әти-әниегездән аермасын берүк. Тыныч тормышта яшәргә язсын! – дип, Кәмәрия апа балаларга үзенең рәхмәтен, теләкләрен әйтте.

Аннары нәрсәнедер исенә төшергәндәй сүзен дәвам итте: “Чергән бәрәңге, балтырган, кычыткан – барысын да ашадык инде. Сугыш вакытында витамин күп ашаганбыздыр инде. Озак яшәүнең сере, бәлки, шундадыр”, - ди ул, көлемсерәп.

- Яшьлек ничек тә үтеп китә. Бәхетнең зурысы картаймыш көндә кирәк икән. Ходайга шөкер, мин бүгенге көндә бик бәхетле. Күңелеңне юатырлык якын кешеләрең булу – үзе зур бәхет ул, - дип сөенә Кәмәрия апа. 

“Әбием, хәлләрең ничек?” дип, якыннары көн саен хәлен беләләр, янына килеп хөрмәт күрсәтергә дә вакыт табалар.

- Әбиебезнең акыллылыгына, тынычлыгына, тырышлыгына, кешеләргә булган ипле, игелекле мөнәсәбәтенә сокланып яшим. Аның кемгәдер тавыш күтәргәнен, рәнҗеткәнен, нәрсәгәдер ризасызлык белдергәнен хәтерләмим, - ди якын туганы Хәлимә апа.

- Безнең әбидән дә матуры, әйбәте, сабыры, уңганы юктыр кебек тоела. Югыйсә, гап-гади кеше ул безнең әби. Гади генә булса да, һәр туар таңга сөенеп яши белә. Беркайчан да зарланмый, һәрвакыт хәрәкәттә. Безне тәмле ризыклар пешереп сыйлый. Бу кадәр озын гомер биргәнгә Ходайга бик рәхмәтле, - ди “Кояшкай”  бакчасында мөдир булып эшләүче оныкчыгы Алия Сергеевна.

Без дә аларның әйткән сүзләренә инандык.
Кәмәрия апа бервакытта да биш вакыт намазны калдырмый. Быел да Рамазан аенда уразаны тоткан икән. Фатирында чисталык-пөхтәлек, тәрәз әтөпләрен матур гөлләр бизи.

Әби – туганнарына, туганнары –әбиләренә карап сөенә.

Әнә шулай, 90 яшендә дә, картлыкка бирешәсе килми, илгә тынычлык килсен диеп дога кылып, матур итеп яшәп ята Кәмәрия апа Хәйруллина.

- И-и мондый рәхәт тормышны ничек ташлап китәсең инде?! Әле 100 яшемә дә килерсез, - дип кунакка чакырып калды. Ә йөзендә елмаю балкый. Читтән караганда, дөньяда аннан да бәхетлерәк кеше юктыр кебек. Ә ул, чыннан да, бәхетле. Күпме кайгы-хәсрәткә күмелеп тә, язмышына рәнҗемәгән, боекмаган кеше турында тагын ничек дип әйтәсең...

Альбина Әгъзамова,
“Кояшкай” балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе.


Фотолар "Кояшкай" бакчасыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев