Бәхет эзләп еракка киткәннәрне Авыл көне дәшеп кайтара
Урта Пәнәчедә узган атнада Авыл көне узды.
Шул уңайдан Югары Пәнәче авыл мәдәният хезмәткәрләре узган елгы Авыл көненә бүләк җыю күренешеннән бер фотога шигъри конкурс игълан итте.
Конкурска килгән матур эчтәлекле шигырьләрне сез дә укыгыз әле, хөрмәтле укучыларыбыз!
“Авыл көне”- җәй мизгеле
Таныш йөзләр, таныш күзләр...
Пәнәчеләр җирлеге...
Кунак көткән өстәл сые
Күршеләрнең хөрлеге!
Урта Пәнәче ягымлы,
Бәйрәмнәре табынлы...
"Авыл көне"- җәй мизгеле
Канатларын кагынды.
Өч буыннан тулып тора
Бәйрәмнәрнең мәйданы.
Дан-хөрмәткә лаеклар күп,
Шундый инде Зәй ягы!
Чакырулы табын күркәм,
Кешеләре бигрәк тә!
Самавыр үзе ни тора
Өстәлдә, иң үзәктә!
Хәмит Һадиуллин.
Җылы каршы алырлар
"Авыл көне"нә чакыра
Урта Пәнәче халкы.
Әй, дускаем, син дә килче,
Уйна, бие, бер балкы!
Көн дә бәйрәм, көн дә туй
Бөтенесе беспылат.
Монда катнашу өчен
Кирәк түгел бер блат.
Мәкчем, Илҗә, зур Гөри,
Җәприм, Ибан, Метәрей.
Оештыручылар гөрли:
Чтапан, Тикан, Терәнтей.
Матур күлмәк алыгыз,
Уңай туфли киегез.
Сәламләшү өлешендә
Башны әзрәк иегез!
"Арулармысыз, карендәшләр!" - диеп,
Җылы каршы алырлар.
Аннары сезне ияртеп
Урам буйлап барырлар.
Керәшен кызының күлмәге
Булыр матур итәкле.
Баш киемендәге тәңкәсе,
Һай, исләрең китмәле!
"Керәшен халкым", - диеп
Агапов җыруын сузар,
Аның белән янәшә
Миллион керәшен узар.
Бәйрәм бик тә матур булыр
Калырсыз сез хәйрән.
Тик сусауны басар өчен
Алыгыз зинһар әйрән.
Кәтернә түтәй бакчасыннан
Өзеп алырмын гөлләр.
Урта Пәнәче урамында
Бик шатланыр күңелләр.
Рузилә Гатина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев