Балачак хыялын маяк итеп
Шәһәрнең 6нчы мәктәбе директоры Ләйсән Камалиева түгәрәк юбилеен каршылый. Менә инде 32 ел дәвамында Зәебезнең иң күп укучысы булган мәктәбендә хезмәт куя ул.
Үз төбәгендә яраткан һөнәрен табуына бер дә үкенми Ләйсән Юнысовна. Гади укытучыдан башланган хезмәт баскычы буенча күтәрелә барып, ул бүген зур белем йорты белән җитәкчелек итә. Әйе, 6нчы мәктәп аның күз алдында әнә шулай үзгәрә барды, меңәрләгән баланың “канат яру” урынына әверелде. Үзе дә мәктәп бусагасыннан мөгаллим буларак беренче адымнарын атлап кергән яшь кыздан инде ул саллы тәҗрибәле педагогка әйләнде.
Күңел биреп, яратып эшли ул үз һөнәрендә. Сабый чактан укытучылы уйнарга яратуы юкка гына булмаган күрәсең, язмыш дәфтәренә аның мөгаллим һөнәре язылган булган.
– Бәләкәйдән күрше балаларын, дусларымны җыеп, шуларны укытырга бик ярата идем. Тыңлыйлар, кушканнарымны тырышып үтиләр иде. Күрәсең, тыңлата белү талантын шулай үстергәнмендер, – дип көлә үзе Ләйсән Юнысовна.
Әти-әнисе Вәсилә апа белән Юныс абый районыбызның Аксар авылыннан. Алар уртак гаилә тормышы башлагач та берара Казахстанга китеп яшәргә карар кылалар, беренчеләре Ләйсән дә шунда туа. Ә инде кызларына өч яшь тулганда Зәйгә кайтып төпләнәләр. Уллары Ленар инде биредә дөньяга аваз сала. Ләйсән шәһәрнең 3нче мәктәбендә белем ала, аннан соң кечкенәдән хыялланган һөнәрне үзләштерү максатында Чаллы педагогика институтының филология бүлегенә укырга керә. Югары белем алгач та ул туп-туры Зәйгә кайтып, 6нчы мәктәпкә эшкә урнаша, 1994 елның август башы була ул. Яшь белгеч татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укытырга керешә.
– Тел белемен балаларга ныклап бирү төп максатым булды. Сыйныф җитәкчесе булып эшләгән чорларда да татар телендә төрле сыйныфтан тыш чаралар оештырып, укучыларымның ана телебездәге сөйләм телен камилләштерергә тырыштым. Әлбәттә, максатчан эш эзсез калмый. Укучыларым арасында республика фән олимпиадаларында призлы урыннар алучылар шактый булды. Ә укытучы өчен хезмәтенә иң зур бәя – укучыларының уңышы, – дип уртаклаша ул.
Чыннан да, Ләйсән Юнысовна үзе дә шәһәрдә рус телле мәктәптә белем алуына карамастан, ике дәүләт телен камил белә, укучыларыннан да ул шуны таләп итә.
Максатчан, тырыш, оештыру сәләтенә ия булган педагогны мәктәп җитәкчелеге дә тиз күреп ала. Ул 2010 елда милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары итеп билгеләнә. Балалар, ата-аналар арасында, коллективта, районкүләмендә абруй казана. Узган уку елы башыннан Ләйсән Камалиевага 6нчы мәктәп директоры вазифасы йөкләнде.
“Ләйсән Юнысовнаны бик җаваплы, педагогика өлкәсендә зур тәҗрибәле, һәр мәсьәләне чишү юлында үз фикере булган белгеч буларак барыбыз да хөрмәт итәбез. Әти-әниләр дә аны һәрчак яраттылар, сыйныф җитәкчесе булып эшләгәндә дә ата-аналардан аның турында уңай фикерләр генә ишеттек, педагогика өлкәсендә бу бик мөһим. Алга таба да уңышлы хезмәт телим”, – ди аның турында мәгариф идарәсе башлыгы Миләүшә Вәлиәхмәтова.
Ләйсән Камалиева эшендә сәләтле җитәкче булса, гаиләсендә уңган хуҗабикә дә. Үз йортлары белән яшәү сәбәпле, мәктәптән кайткач та аны хуҗалыкта “тавык та чүпләп бетермәслек” мәшәкать көтә. Ә бакчасы һәрчак төрле яшелчә, җиләк-җимештән сыгылып тора, йорт каршында нинди генә чәчкәләр үстерми! Бер булганнан бар да була, дигән халык мәкале бик тә туры килә үзенә. Тормыш иптәше Айрат белән алар бердәнбер уллары Раилгә югары белем биреп, олы тормыш юлына бастырдылар. Хәзер Раил Казанда табиб-стоматолог булып эшли, гаилә корды.
Бу көннәрдә – 17 декабрьдә Ләйсән Камалиева 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Шуның 32 елын ул мәгариф өлкәсенә багышлады. Күп төрле Мактау грамоталарына, район башлыгы грантларына ия булган педагог Татарстанның “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе, “Россия Федерациясе мәгариф өлкәсе мактаулы хезмәткәре” исеменә дә лаек булды. Аңа алга таба да хезмәт уңышлары, җаваплы вазифасында сабырлык, сәламәтлек телибез.
фото гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев