Заинск-информ 16+
Рус Тат
Зәй энҗеләре

Азалия Яхина: «Әти анда. Халкы, гаиләсе, илебез өчен анда»

6нчы мәктәпнең VI сыйныфында укучы Азалияның бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы әтисе - Эльвир Яхинга багышлап язган шигырен тәкъдим итәбез. Ул Әтиләр көне уңаеннан язылган.

Әтием – горурлыгым

Минем әти чын батыр ул
Сез беләсезме икән?!
Әтием – батыр минем, дип,
Мин бүген горур әйтәм!
Махсус хәрби операция
Кырына ул юл алды.
Күпме кешенең гомерен
Шул кырда саклап калды.
Кызганыч бик, ул үзе дә
Күп авырлыклар күрде.
Яраланып, күп көннәрен
Госпитальдә үткәрде.
Болар барысы, әлбәттә,
Безнең өчен куркыныч.
Әти анда  булган өчен
Безнең тормышлар тыныч.
Әти анда. Безнең язлар
Ямьләнеп килсен өчен
Күк йөзе аяз булсын дип,
Ул куя барлык көчен.
Әти анда. Халкы, гаиләсе,
Илебез өчен анда.
Иң зур теләгем: әтием
Кайтсын дим тизрәк янга.

Азалия  Яхина.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев