Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Зәй энҗеләре

Укучыбыз иҗаты. Әткәй Сөләйманның изге рухына багышлыйм

Күпләр яратып өлгергән җирле шагыйрәбез Рәмзия Җиһаншинаның шигырен тәкъдим итәбез.

#МойГеройМояСемья
#МинемГеройМинемГаилә
Әткәемнең туган көне бүген

 

Бәйрәм иртәседәй якты, нурлы
Сагышлы да мәле күңелнең.
Әткәемнең туган көне бүген -
Шуңа микән, ташып түгелдем...
Истәлекләр язган. Актарамын.
Күпме әйтелмәгән сүз анда.
Егет-малай килеш чыгып киткән
Унҗидесе тулган шул айда.
Сугышка дип. Ватан чакырган шул -
Сорап тормаганнар беркемнән.
Якут әби калган, Сагман бабай...
Исән чыккан күпме үлемнән
Әткәй...
Шушы сүзне әйтер биш балага
Гомер бирер өчен кайткан ул.
Туган нигез, туган җиркәенә
Чын ярату белән баккан ул.
Көндәлекләр язган. Улы, кызы
Сагынганда алып карарлар.
Әткәй, синең рухың яши миндә
Калебемдә, җанда бар алар
Шигьри күәсең дә, тапшырылган,
Тутыктырмый ничек саклыйсы.
Исемеңне, чиста намусыңны
Безләргә бит инде аклыйсы.
Тапшырасы изге мирас итеп
Нәсел дәвамыңа аннары.
Безнең бүгенге көн рәхәте дип,
Сугышкансың, тамган каннарың.
Әткәй-әнкәй. Янәшәдә һәрчак
Инде күчсәгез дә бакыйга.
Әткәемнең туган көне бүген -
Әйләндем дә калдым сабыйга...

Рәмзия Җиһаншина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев