Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Зәй энҗеләре

Анна Кондрабаева: «Кайтып булса әгәр үткәнгә»

Урта Баграж авылыннан Анна Кондрабаева шигырьләрен укып ял итеп алыгыз әле.

Ике йорт

Авыл өе, түбә тузган,
Арты белән җиргә чүккән.
Тик ай гына, сүрән көлеп,
Карап тора аңа күктән.
Ә икенчесе — янәшәдә,
Үзе биек, үзе таштан.
Ялтырап торган калай түбә,
Буй күрсәтеп торып баскан.
Бу көләч йорт, тоташ нурда,
Бар яктыны узенә алган.
Ә искесе күзен кысып,
Гаҗәп авыр уйга калган.


Кайтып булса әгәр үткәнгә
Гомер уза, әле мин көтәмен,
Мин һаман да өмет итәмен.
Адашса да, кире бер кайтыр дип,
Узып киткән бәхет иртәсен.
Бәхетлеләр белми картаюны,
Сагыш утларында янмагач.
Көтми, өмет итми, хыялланмый,
Көнне төнгә, таңга ялгагач.
Минем өчен узган көн — бер ел,
Таң атуын булмый аңлатып.
Яшьлек тә бит — юләр, кире кайтмый,
Бәхет йөри читтә адашып.
Ходай ник язмышны тигез бирми,
Чын бәхетне саран өләшә.
Сөйгәнеңне бирсә чит бер ярга,
Күңел рәнҗи, сыкрый, көнләшә.
Әйтер өчен сүзләр җитмәс
Гомер буе өзелеп көткәнгә.
Иң назлысын сайлап алыр идем,
Кайтып булса әгәр үткәнгә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев