Анна Чехлова: “Питрау җитте, җәй үтте дип, төшмәсен күңелегез”
“Җәй яме син, Питрау!” бәйгесе кысаларында укучыларыбызның иҗат җимешләре белән таныштыруны дәвам итәбез. Чираттагы Питрау бәйрәме турында шигырь Зичәбаш авылыннан Анна Чехловадан.
Питрау
Питрау җитте, җәй үтте дип,
Төшмәсен күңелегез.
Бергәләп бәйрәм итәргә
Каенлыкка килегез.
Җитез түтиләр бәйли
Яңа мунча себеркесен.
Каен сабагын аралап,
Кушып исле мәтрүшкәсен.
Питрау чәчәкләреннән
Такыя үрә кызлар.
Акрын гына чибәрләрне
Егетләр йөри күзләп.
Питрау уяткан хисләр
Саф та, матур да була.
Егет-кызлар танышып,
Матур гаиләләр туа.
Авылым халкы бу көнне
Әзерләнеп торалар.
Аш пешереп, бәлеш куеп,
Кайтыр диеп туганнар.
Уен-көлке җыр белән
Озатыйк Питрауны.
Җәйләр үтеп, көзгә кергәч
Каршыларбыз Покрауны!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев