Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Зәй энҗеләре

Анна Чехлова: «Карлы кышның бию көе»

Зичәбаш авылыннан Анна Чехлованың 2024 елның карлы кышына багышланган шигырен укып, узган кышкы карлы-бураннарны хәтердә яңартыйк әле.

Кыш

Бирде быел карны Кыш бабай -
Кайда, күпме кирәк барлады.
Төяп килеп җиле-бураннары
Өеп-өеп китереп аударды.
Өч көн кайтмый торсаң авылыңа,
Бик тиз керем димә өеңә.
Өйрәндек без быел таптанырга
Карлы кышның бию көенә.
Тагын төнлә йокламыйча,
Күп яудыргансын икән.
Юллар гына түгел, коймаларны
Карларың күмеп киткен.
Күрешеңнен көрәк алып,
Көрәп җитә алсаң капкаңа;
Әле керәм димә, биек итеп
Кар тутырган теге яктан да.
Кыш бабай күзли елмаеп
Ак сакалларын сыйпап,
«Карыйм дидем быел сезне
Җил-давылларда сынап».
Ә сез бер дә бирешмисез,
Җаен табып торасыз,
Капка ача алмасагыз,
Койма аша керәсез.
Бер дә юкка борчылмагыз,
Булыр яхшы бары да.
Кышы булгач булыр инде
Җил-бураны, кары да.
Юк, бабакай, зарланмыйбыз,
Безгә хәтта кызык та,
Ак тигез кар өсләренә
Язып була сызып та.
Чыбык алып кулыма
Язып куйдым ак карга
Рәхмәт сина, Кыш бабай,
Бик күңелле син барда!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев