Анна Чехлова: “Балачак Питраулары сагындыра”
“Җәй яме син, Питрау!” бәйгесе кысаларында укучыларыбызның иҗат җимешләре белән таныштыруны дәвам итәбез. Чираттагы Питрау бәйрәме турында язма Зичәбаш авылыннан Анна Чехловадан.
Җиде үлән җиде төрле,
Җитмеш чирдән дәва ул.
Шкаф тулы дарулар
Үлән барда нигә ул?
Туган җир туфрагында, урман, тау, кыр, болыннарда шытып чыгып, кояштан җылы, ай нурларыннан көч, чык тамчылары, ләйсән янгырлардан шифа алып үскен Питрау чәчәкләре! Питраудан сон үләннәрнең дәвалау көчләре кими, диләр. Әбиләр ул үләннәрне ничек кенә төнәтмәделәр?! Банкаларга томалап җиргә дә күмә, салкын караңгы урында саклый иделәр. Балачакта кул-аяктагы "чебиләргә" шул үләннәрне япсалар, "чебиләр" икенче көне үк юкка чыгалар иде. Менә шундый шифалы, көчле ул Питрауда җыйган үләннәр.
Элек тирә-як авыллар (7-8 авыл) бу көнне Чабак тавына менәләр иде. Ул вакытта мондый бәйрәмнәргә рөхсәт булмаса да, халык үз теләге белән җыелып, ял, бәйрәм иткән.
Хәтердә, “Белорусь” тракторы арбаларына төялеп барган чаклар. Бер-ике кибет була, концерт карый идек (авыл үзешчәннәре куйгандыр). Спорт уеннарын хәтерләмим. Авылларда җырчы, гармунчы талантлар күп булганлыктан, һәр яктан җыр, гармун тавышы яңгырый иде. Апа-түтиләр шифалы үләннәр җыялар, башка авыллардан килгән танышлары белән очрашып, әңгәмә коралар.
Тау, нарат урманы һавасын сулап, ял итеп, халык бик канәгать булып таралыша иде. Авылларда халык саны кимү сәбәплеме, тора-бара бу бәйрәм юкка чыкты.
Балачак Питрауларын сагынабыз, хәзерге яна төсләр, яңа төсмерләр кертеп оештырылган бу бәйрәмне сөенеп көтәбез.
Питрау үләннәре тәнегезгә сихәт, Питрау җырлары җаныгызга дәрт-дәрмән бирсен.
Анна Чехлова. Зичәбаш авылы.
фото редакция архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев