Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Зәй энҗеләре

Анна Батаева: “Гөрләтик Кашкатауны»

“Җәй яме син, Питрау!” конкурсы кысаларында Питрау бәйрәменә, гүзәл Кашкатауга, Зәй якларына багышлап язган шигырьләр белән таныштырабыз. Кабан-Бастрыктан Анна Батаева шигыре.

Кашкатауда бәйрәм бүген 

Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген, 
Кашкатау итәгендә.
Бәйрәм күңелле була
Туганайлар җыелган җирдә.

Чишмә буе бик ямьле,
Саф сулары да тәмле.
Тирә ягында кошлар сайрый,
Тыңлавы да күңелле.

"Арулармысез", - дип хәл белү
Борынгылардан калган.
Кашкатауга бәйрәмгә 
Бар туганнар жыелган.

Питрау бәйрәме гөрли
Бар да асыл киемнән.
Чулпылары чыңлап тора 
Шул керәшен көеннән.

Туганайлар бәйрәм итә 
Кашкатау итәгендә.
Матур бизәкләре җемелди
Күлмәк итәкләрендә.

Карендәшләр Кашкатауда
Үзләрен сынатмыйлар .
"Керәшен чибәре" бәйгесендә
Унганнарны сайлыйлар.

Питраудан сңн кошлар да 
Сайрамас инде болай.
Җырламый күнел ачылмый,
Бергә сайрашыйк шулай.

Керәшеннең җырларын, 
Саклаплар калыйк әле.
Гөрләтик Кашкатауны,
Дус булып яшик әле.

Анна Батаева. 
Кабан-Бастрык авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев