Әнисә Хунафина: “ПИТРАУ – КАШКАТАУ”
“Җәй яме син, Питрау!” бәйгесе кысаларында укучыларыбызның иҗат җимешләре белән таныштыруны дәвам итәбез. Чираттагы Кашкатауның гүзәллегенә дан җырлаган, Питрау бәйрәмен олылаган шигырь Әнисә Хунафинадан.
Ике туган берләшкәнме:
Безгә якын Кашкатау –
Керәшен изге бәйрәме
Юл күрсәтүче Питрау.
Мәгънәсе аның тарихтан,
Ыру, нәселдән, диләр.
Иманы, аклык-пакълыгы
Керәшен күңелен биләр.
Йолалар ул яшь буынга
Зур тәрбия күрсәтә.
Бердәмлектә, мәхәббәттә
Яшәргә ул өйрәтә.
Керәшен гореф-гадәте
Буын-буыннан бара.
Бар эшләрне төгәлләгәч,
Мичтә пирог кабара.
Питрау керәшен тәбәсен
Әзерләү – зур мәртәбә.
Керәшен сыйлы булганга,
Майда йөзә зур тәбә.
Ураза тотып пакълангач
Питрау инде башлана.
Изгеләргә шәм яндыру,
Иман уку – тантана.
Бары керәшендә генә
Тәкыя үрүләре,
Яшь каенның селтәнүе –
Яшел себеркеләре.
Чын ирләрчә эшең күрсәт:
Утын кис җәһәт кенә,
Бүләк алгач балланырсың
Ял итеп рәхәт кенә.
Үткенлектә, зирәклектә
Такмак әйтеп ярышу!
Менә китә зур яланда
Яңгыратып көлешү!
Юл бирегез, яшьлек килә,
Гүзәлләк алга атлый!
Питрау чибәрен ашкынып
Халык яратып сайлый.
Күккә ашып учак яна,
Изге теләк юллана,
Тынычлык сорап илләргә
Таңда шәфәкъ аллана.
Иртә таңнан такмак яздым
Уникенче июльгә.
Сары майлар булып ятсын
Җыр сусаган күңелгә.
фото редакция архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев