Әнисә Хунафина: “Кашкатау истәлеге”
“Җәй яме син, Питрау!” бәйгесе кысаларында укучыларыбызның иҗат җимешләре белән таныштыруны дәвам итәбез. Чираттагы Кашкатауда җиләк җыю белән бәйле хатирәләр Әнисә Хунафинадан.
Кашкатау истәлеге
- Питяй, улым, уян әйдә!
Өлгергән тауда җиләк,
Син инде зур, сиңа биш яшь,
Җыярга кирәк тизрәк!
Мама уята иркәләп...
Тәмле инде җиләге,
Тиз генә җыям, дисәң дә,
Тулмый бер дә чиләге.
Кашкатау көтә һәр елны –
Каен җиләк, җир җиләк.
- Ашап кына кайтыйк, мама,
Нигә шулай күп кирәк?
- Син инде оныткансыңдыр
Кышкы җиләк пирогын,
Кышның авызы бик зур аның,
Йотадыр бар булганын.
- Мама, күрче, ник бер әйбер
Миңа килеп бәйләнә?
Колагымда безли-безли
Әйләнә дә әйләнә!
- Черкидер, җый җиләк!
- Мама, күрче, алсу чәчәк -
Җиләк күк түп-түгәрәк.
Кемдер кунган, вертолет күк,
Анда аңа ни кирәк?
- Тукранбаш ул, җый җиләк!
- Тукран агачта була ул,
Ә чәчкәгә нигә баш?
Тамак ачты, ни ашыйбыз,
Өстәлдә калды бит аш.
Кара ипи бирде мама:
- Җиләген белән аша!
Кара булса да бик тәмле...
Җиләктән күз камаша.
- Мама, болытка кара әле,
Эт күк миңа караган.
Колак, күзе, хәтта койрык!
Аны болыт ясаган!
Сөйләшергә вакыты юк,
Ашыгып җиләк җыя,
Яулык очы белән генә
Маңгаен сөртеп куя.
- Бигрәк биек тауга мендек,
Таудан төшик тәгәрәп!
И, рәхәт булыр, мама,
Тәгәрәсәк бергәләп!
- Әй, улым, түгәрсең, тукта!
Нигә буш синең чиләк?
- Буш түгел, мама, кара әле:
Анда әле ӨЧ җиләк!
Мина инде биш яшь түгел,
Мин инде алтмыш биштә,
Кашкатауда җиләк җыйган
Әле һаман да истә.
фото редакция архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев