Заинск-информ 16+
Рус Тат
Зәй энҗеләре

Әниләр көненә шигъри сәламнәр

Екатерина һәм Регина Винцларның Әниләр көне уңаеннан газиз кешеләренә багышлап язган шигырьләрен тәкъдим итәбез.

Энҗе бөртегем

И әнием,  кадерлем,
Минем бердәнберем!
Яратканым, сөеклем,  
Син энҗе бөртегем!
Яратам мин сине,  
Кадерлимен сине.  
Син дә бит яратып:
«Балам!» – дип сөясең.
Энҗедәй саклыймын, 
Яклыймын сине мин.
Гел шулай,  әнием,
Яшәрмен, кадерлем!

   Екатерина Винц

 

Иң җылы кояшым

Әнием,  кадерлем,
Кояшым син минем.
Җылытасың мине, 
Һәр туар көнемне.
Көннәрем гел шулай
Булсын тик кояшлы.
Әнием,  кадерлем, 
Иң җылы кояшым.
Сыенам мин сиңа, 
Җылы бит кочагың.
Шул җылы кочакта
Булыймчы һәрчакта.

Регина Винц

фотолар шәхси архивтан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев