Аксар авылында яшәп иҗат итүче җирле шагыйрә Флүрә Гыйниятова шигырьләрен тәкъдим итәбез
Ул һәрдаим үзенең матур шигырьләре белән безне сөендерә.
Иске һәм «яңа ертык»
Иске ертыктан көлгән,
Хуҗа өчен син күптән
Һич кирәк түгел, дигән,
Ул сине кимәс бүтән.
Ә хуҗа игә килгән,
Ертыкны ямап кигән.
Ямьсез, төсең беткән, дип,
Искене болгап чөйгән.
Иске бик тә үкенгән,
Башкаларны бүгеннән
Ким күрмәм дип үземнән
Гафу сорап үтенгән.
«Көлмә!» – диеп кешедән
Хуҗа аны кичергән.
Иске белән «яңа ертык»
Дуслашканнар шул көннән.
Әйтелгән сүздән...
Уйламый әйтелгән сүздән
Бигрәк тиз хәтер кала.
Елмаю да китә йөздән,
Моңсулык биләп ала.
Усал итеп әйткән сүздән
Күңелдә сыкрый яра.
Кәеф төшә, ике күздән
Мөлдерәп яшьләр ага.
Яратып әйтелгән сүздән
Йөрәк ашкынып кага.
Мәхәббәт сүзләрен тезгән
Хәтердә, истә кала.
Шаяртып әйтелгән сүздән
Дөнья рәхәтлек ала.
Әйтелгән сүзләргә түзгән
Чын кеше булып кала.
Флүрә Гыйниятова (Шәйхелисламова).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев