Заинск-информ 16+
Рус Тат
Зәй энҗеләре

Ак дөньям

«Әдәби хәзинә» сәхифәсендә Зәйдә яшәп иҗат итүче Роза Хәйретдинова-Мөсәгыйтова хикәясен тәкъдим итәбез.

 Аклык  биләп  алган  бар  җиһанны!  Сафлыкка  карап  күзләр  камаша, ак  бураннарга  уралып  адашасы  да  адашасы  килә! Ак  йомшак  кар  битемә  сырыша,  күземә  тула, ләкин  мин  бернигә  карамыйча, шаян  җил  куенына  кереп, йөгерә  - йөгерә  сулышым  кысылып  алга  атлыйм. “Алга” дим  үз –үземне  белештермичә, кинәт  күңел  тәрәзәләрем  ачылып  китә.  Әкияти  тылсым  дөньясыннан  “Безне  күрәсезме,  без  нинди  купшы?!”  дигән  горур  кыяфәттә, ак  шәлъяулык  бөркәнгән  урманнар  төз  басып  тора,  үзенә  чакыра.  Менә  - менә кияү  егете  куенына  керергә  торган  ак  кәләш  кебек  дулкынландыргыч  мизгелләр... Агачларга, тылсым  иясе  Кыш, үзенең  сихри  таягы  белән  әкрен  генә  кагылып,  бизәкле  ап - ак   шәлен  иң  өсләренә  элгән, үзләрен  әйтеп  бетермәслек  матурлыкка  күмгән.  Бу  кадәр  нәфис  мамык  шәлне  челтәрләп,  кырыйларын  чуклап,  алтын  бизәкләр  өреп бәйләп  була  микән?!  Ә  моны  болай  итеп бары  тик  дустым  Кыш  кына  эшли  ала.  Аннан  миңа  бары  өйрәнергә  генә  кала!  Кояш  яктысында  уйнаучы,  күренер – күренмәс  ак  җепселләр,  гүзәлкәйләрне  тагын  да  сихри  нурга  күмә.   Бәсле  агачлар,  алтын  - көмеш  кебек, ялтыр  - йолтыр  килеп, күз  явын  алып  торалар.  Минем  бу  матурлыктан  башым  әйләнә,  бар  дөньямны  онытып карыйм  ак  сылукайларга,  карап-карап  туя  алмыйм!  Соклануым,  хисләрем  эчемә  сыймый,  саф  чишмә  кебек  ургып  чыга.  Ак  энҗе - мәрҗәнле  дөньямда  шундый  рәхәт,  бик  рәхәт  миңа!  Аклык  ак  канатлар  өсти  минем   иңнәремә!  Әйтеп  бирә  алмаслык  шатлык  били  күңелемне!  Мин,  ак  канатлы  хыялый  кыз,  ак  бәхеткә  уралып,  ап  - ак  мамык  шәлемне  иң  өсләремә  салып,  ак  дөньямда  каласым  килә!  Алда,  ак  томаннар  артында,  кичке  алсу  шәфәкъ, зәңгәр  күк   йөзен  биләп   алып,   караңгылык  пәрдәсен  каплап,  ал  ефәк купшы шарфын   йолдызлы   төннең   иң   өсләренә  сала...  Алсу  күк  йөзендә  төсле  матур  буяулар  уйный, их, ник  рәссам  булып  тумадым  икән бу  дөньямга?!  Әгәр  рәссам  булсам,  ак  битемне  тартып  чыгарып,  пумалама  тотынып,  бу  гаҗәп  күренешне  тизрәк  төшерер  идем  дә  бит!  Моны  күңел  күзе  белән  күреп,  маңгай   күзе   белән  тоя  белергә  кирәк.  Искиткеч,  искиткеч  күренеш!  Исең  китмәле, гүзәл  ак  бәскә  күмелгән  мизгелләр!  Бу  мизгелләрдә  мәңгегә,  аклыкка  төренеп,  күңел   тәрәзәләрен  киң  ачып,  мәңгегә   аклыкка   күмелеп  каласы,   каласы  килә!...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев