Айзилә белән күбәләк
4нче мәктәп укучысы Илназ Әгъзамов бик матур шигырьләр иҗат итә. Берсен сезгә дә тәкъдим итәбез.
Өч яшьтә бит инде хәзер
Минем сеңлем Айзилә.
Күргән һәрбер күбәләкне
Куып тотасы килә.
«Ярамый», — диеп әйтсәм дә,
Аңламый ул һич кенә.
"Бала беләк күбәләк"не
Укып бирдем үзенә.
Тукай абый шигыренә
Куйдым әле өстәп тә.
Күбәләк булып җилпенеп
Сөйләп бирдем, әлбәттә.
— Күлмәгеңдә утырабыз
Нинди матур, күр әле!
Рәнҗетмә безне, Айзилә,
Куркытма инде, яме!
Чәчәктәге хуш исләрдән
Тукланабыз, Айзилә.
Син үстергән гөлләргә дә
Очып кунасы килә.
Үзе дә сизмәстән кинәт
Әйтеп куйды Айзилә:
— Тимим сезгә, килегез, кил,
Сезне күрәсем килә!
Чәчәгемнең хуш исләре
Татлы шифасын бирсен.
Барысы да сезне күреп,
Сокланып карап китсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев