Заинск-информ 16+
Рус Тат
Зәй энҗеләре

Әдәби хәзинә

Роза Хәйретдинова иҗат җимешен тәкъдим итәбез.

Кыш  күрке  - утлы  миләш
     

Кышкы  көннәр  аклыгы  белән  матур, аклыкта  кызыл, салкында  тагын  да тулып  пешкән, балланган миләш тәлгәшләренең сихри ямен әйтеп аңлатырлык түгел. Ничек  шулай,  кып - кызыл  күлмәк  киеп, кыш  күрке булып, бөтен дөньяны үзеңә  җәлеп  итеп, күз  явын  алып, сихри  җаннарга дәва  булып була  икән. Әйе,  вакыт  җиткәч,   миләшләр дә  баллана,  аларга  карап,  күңелләр  нәфисләнә,   ниндидер  тылсым  көтә. Мин  кайчак  җете  кызыл миләшләрне наз  көткән  мөлдерәмә  тулы  иреннәргә  охшатам, назлы иреннәргә. Аклык  үзенчә  ниндидер  тылсым көткән  күңелне  җилкендерсә, ә  мәхәббәтле  миләшләр  тормышыбызны  ямьгә  төрәләр, сихәт  бирәләр.
     

Өй каршымда үсеп утыручы миләш агачына  карап, дөньямны  онытып,  матурлыкка  хушланып  торам. Шуны гына көткәндәй,   миләш  чыпчыклары  күңелне  назга  күмүче  миләшне  сырып  алалар. Кай  арада, күр,  кызыл  күлмәкле миләшкәем,   каурый - каурый  яшькелт  чуар  канатлы  альяпкыч  кияргә  өлгерә.  Әй, килешә  соң  ай,  үзенә  килешә каурый - каурый  яшькелт  чуар  канатлы  альяпкыч.  Аксыл  кар  болытына  күмелеп  утырган,  башларын  карлы  җылы юрганга  яшергән  кызыл  төймәле  тәлгәшләргә  карап, миләш чыпчыклары  күзләрен  кыздырып  торалар.

Берникадәр  вакыттан  соң,  кышкы  салкында  пешкән  миләшле  иреннәргә  мәхәббәтләре  кайнап  торган  кайнар томшыкларын   тигезеп,  яратып  үбеп,   салкыннан  шикәрләнгән  кызыл  энҗе  бөртегендәге  сөю  бәлзәмен  татыпмы татыйлар.  Мәхәббәтнең  бәлзәме  дә, ел  буе  тел  очында  торырлык  тәмле  шул. Мин дә  нәүмизләнеп, шул  минут эчендә телемне  йотып, бала йоннарыма кадәр  кабарырлык  сихерләнеп, бөтен  күзәнәкләрем  рәхәт  кичерерлек   галибанә  матурлыкка  таң  калып,  тылсым  болытына  утырып,  зәп - зәңгәр  күккә  агылам. Әле  ныклап  төшәргә  дә өлгермим,  шуны  гына  көткәндәй, каяндыр  каты  җил  исеп  куя.   Мине,  хыялый  җанны,  миләш  агачына  янәдән төшерә. Ерактагы   кояш  бер  күзен  кысып, җирдәге  ак  юлны  яктырта.  Диңгез  дулкыннарын   үзенә  караткан, сикәлтәле  юлдан  уйнаклаучы  наян  җил  бу   манзарага   бизәк  өстәп,  назда  коенучы   миләшне,  матурлыкта   хозурланучы   кошлар  ариясен  кочагына  алып,   сиртмәле  бишегендә  салып  салмак  кына  тибрәтә. Миләш чыпчыкларына  шул  гына  кирәк  тә,   ләззәтләнеп  сөю  җырын  сузалар,  бу  җырда  шатлык  та,  киләчәк  көннәргә өмет  тулы  багланыш  та   бар.  Бу  тылсымлы  күренешкә  аклык  өстәп, җылы  агач   куенындагы  бәхетле  сабыйдай   бөтерелгәләп,  тирә - юньгә  сафлык  өреп,  әкрен  генә  сихри   кар   төшә  башлый, ап - ак  кар  бөртекләре  чәчкәгә әверелеп,   балланып  кыш көне шикәрләнгән  миләш  ботаклары өстенә  куна - куна,  тоташ  гөлбәйләм  хасил  итәләр. Шуны  гына көткәндәй   кошлар, “безне  күреп калыгыз”,  дигәндәй, чырык - чырык  пырылдашып,  миләш  тәлгәшләре өстендә   матур  итеп  җилкенеп  биеп, үзләреннән   җил   калдырып,  тиз  генә  очып та китәләр. Их, бу  бәхетле мизгелне?! Бу мизгел,   елларны  кышлардан  күбәләкле  җәйләргә  алыштыручы,  дөрләп  торган  яшьлеккә  кайтаручы эчке халәт. Күзәтүчәнлек кенә кешене хисләргә бирелдерә. Күзәтүчән кешенең сандыгы беркайчан да буш  булмый. Бу серле  сандык   рухи  байлык  белән  һәрвакыт  шыплап  тутырылган  була...

Тиз генә аңыма килеп, бу  кышлаучы  кошлар,  зәмһәрир  салкыннарны  кайда  үткәрәләр  икән   дип  беркавым  тирән уй   сөременә  уралам.  Әйе  шул, кышкы  көн  кыска  булса да, аның  озын  төне  һәм  үзәкләргә  үтә  торган салкыны бар. Ничек кенә булмасын,  салкын  тынның  нурын  безгә  җиткерүче  тереклек,  әлбәттә,   матурлык  белән  яхшылык  һәм  мәхәббәт  челтәрләренә  күмелгән  ак дөнья  үзе  бер  могҗиза. Сез  килешәсездер, ә  могҗизалы  җете  кызыл  тәлгәшләре  утта  янып, ымсындыручы   дөнья  булганда,  яшисе  дә  яшисе  килә, ә  тормыш  нинди  искиткеч  матур!

Роза  Хәйретдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев