2025 ел тынычлык һәм иминлек елы булсын!
Тылсымлы бәйрәм көннәрендә җирле шагыйрә Татьяна Миронова үзенең иҗат җимешен бүләк итә.
Яңа ел теләкләре
Һәр яңа ел килгән саен
Кабатлана теләкләр.
Тормышка ашмый калсалар —
Яралана йөрәкләр.
Мин дә телим әле теләк —
Уртак булырдайларын.
Ходаем аларны
Кабул кылырдайларын.
Бетсә иде дөньялыкта
Алдашу, урлашулар,
Көнләшү, үтерешүләр,
Нахак сүз, хурлашулар.
Явыз булмасын кешеләр,
Дуслыкны сакласыннар,
Җирне харап итмәсеннәр,
Кирәктә якласыннар.
Яңа ел таңы атканда,
Якты теләгем сезгә:
«Җанда иман нурын саклап,
Яшәсәк иде бергә».
Теләкләрем чын күңелдән,
И, Ходаем, кабул ит!
И, Иске ел, сиңа дәшәм:
«Рәнҗемичә генә кит».
Татьяна Миронова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев