Хезмәте билгеле күпләргә
Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы

Хезмәте билгеле күпләргә

Җирдә кеше торса торсын, Эзе калсын тирән булып, Үзе үлсә, эше калсын Мең яшәрлек имән булып.

Нәсел башында торган фидакарь шәхес

Герой шагыйребез Муса Җәлилнең “Имән”  шигырендәге әлеге юллар шәһәребезнең Камалюковлар гаиләсе өчен дә кадерле, тирән мәгънәгә ия сүзләр. Бу көннәрдә гаилә әгъзалары әлеге юлларны күңелләреннән кабатлый. Чөнки аларның нәсел башында торган, Зәй шәһәре үсеше өчен фидакарь хезмәт куйган Минзеәкрәм Камалюковка, исән булса, 28 сентябрьдә 90 яшь тулган булыр иде. 

Минзеәкрәм Камалюковны язмыш Зәйгә илебезнең шактый ерак төбәгеннән китерә. Чувашстанның  Урмай авылында туган малай үзенең ныклы хезмәт чоры  ерак Зәй белән бәйле булыр дип уйлап та карамаган, ә менә бу төбәккә төпләнеп, үзен күрсәтү өчен аңа шактый хезмәт куярга, энергия түгәргә туры килә.

фото гаилә архивыннан
фото гаилә архивыннан

Хезмәт юлы һәм җитәкчелек тәҗрибәсе

Үҗәт егет мәктәпне тәмамлагач, Казанның М. Горький исемендәге авыл хуҗалыгы институтында югары белем ала. Гәрчә ул чорда авыл малайлары өчен югары белем алу шактый буй җитмәс хыял булып исәпләнә. Ә Минзеәкрәм теләгәненә ирешә,  агроном белгечлеген үзләштерү турында дипломлы була. Институт юлламасы нигезендә ул хезмәт юлын 1961 елда Сарман районы “Нөркәй”  совхозында өлкән агроном вазифасында башлый. 

Аннан соң Аксубайның бер совхозында баш агроном, Актанышта авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы буларак җитди сынау чоры уза. 

Ә Зәйгә ул тәҗрибәле җитәкче сыйфатында килә. 1985 елда халык депутатларының Зәй район Советы башкарма комитеты рәисе итеп сайлана. 1992 елда Зәй шәһәр һәм районы хакимияте башлыгы урынбасары вазифасына билгеләнә, ә 1993 елдан лаеклы ялга чыкканчы шәһәр һәм районның коммуналь милек идарәсе буенча комитет рәисе булып эшли. 

Минзеәкрәм Садретдинович икенче класслы “Баш дәүләт киңәшчесе” мактаулы исеменә ия, берничә тапкыр район Советы депутаты булып сайлана, шәһәр комитетының бюро әгъзасы була, ТАССРның Мактау грамоталары, медальләр белән бүләкләнгән. 

фото: гаилә архивыннан, тормыш иптәше Валентина Дмитриевна
фото: гаилә архивыннан, тормыш иптәше Валентина Дмитриевна

Хезмәт юлы һәм җитәкчелек тәҗрибәсе

Зәйдә алар тормыш иптәше Валентина Дмитриевна белән  өч бала – Галина, Олег, Альбинаны   тәрбияләп үстереп, оныкларын да үстерешергә булышып, үрнәк тормыш кичерделәр. Аларның парлы тормышы 62 ел белән исәпләнә.

Минзеәкрәм Камалюков “үз җиреңдә солтан бул” дигән халык гыйбарәсен балаларына да сеңдерә алды. Аларның кызлары Галина, Альбина һәм тормыш иптәшләре  Илдар, Андрей,  уллары Олег һәм тормыш иптәше Лилия Зәйдә төпләнеп яшиләр. Барысы да җаваплы хезмәтләр башкаралар, әти-әниләренең тырыш хезмәт юлларын дәвам итәләр.

“Безнең әтиебез җаваплы урыннарда эшләп хөрмәтле кеше булды, безгә дә хезмәтне яратып, үз тормышыбызны үзебез бөтен итеп, матур итеп яшәргә өйрәтеп үстерде. Җаваплылыктан качмаска өндәде”, – ди Олег Минзеәкрәмович. 

Кызганыч, Минзеәкрәм Садретдинович үз васыятенең балалары, оныкларында матур дәвам итүен күрә алмый. Әмма 3 баласы гаиләсе, 8 онык, 8 оныкчык нәсел башы васыятенә тугрылыклы булып яшиләр.


Нет комментариев