Бу бәйрәм рәсми датага гына түгел, буыннарның күңелне кузгатырлык очрашуына әверелде: балалар бакчасына кайчандыр биредә беренче адымнарын ясаучылар һәм күп еллар балаларга җылылык һәм кайгырту бүләк итүчеләр килде.
Икенче туган йорт
25 сентябрьдә Иске Зәй бистәсендә урнашкан «Каенкай» балалар бакчасы 45 еллык юбилеен билгеләп үтте. “Каенкай”ның тарихы 1981 елның ноябреннән башлана. Шул вакыттан бирле балалар бакчасы йөзләгән яшь зәйлеләр өчен икенче туган йорт булып тора. 45 ел эчендә биредә бистәдә яшәүчеләрнең берничә буыны үскән һәм аларның күбесе бүген үз балаларын һәм оныкларын шушы бакчага йөртә.
Бәйрәм бик күңелле булды. Актлар залында җырлар, шигырьләр һәм ихлас рәхмәт сүзләре яңгырады. Аерым котлаулар мәктәпкәчә учреждение ветераннарына – күп еллар сабыйларны тәрбияләүгә үз өлешләрен кертүчеләргә җиткерелде.
Балалар чыгышы — бәйрәмнең иң кадерле мизгеле
Балалар бакчасы мөдире Марина Фәретдинова хезмәттәшләренә һөнәргә тугрылыклы булулары һәм көндәлек хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Зәй районы башлыгы исеменнән коллективны шәһәр башлыгы урынбасары Сергей Максимов котлады. Ул хезмәткәрләргә Рәхмәт хатлары тапшырды һәм бакчада күркәм традицияләрне саклаучы ветераннарның өлешләрен аерым билгеләп үтте. Котлауларга район мәгариф идарәсе җитәкчесе Миләүшә Вәлиәхмәтова, 1нче мәктәп директоры Илназ Насыйров, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Светлана Лугинина, район мәдәният йорты директоры Гүзәлия Гатина кушылды.
Бәйрәмнең кульминациясе мәктәпкәчә яшьтәге балалар чыгышлары булды. Аларның якты, матур чыгышлары хәтта иң җитди кунакларда да елмаю уятты һәм бер мизгелгә өлкәннәрне үзләренең риясыз балачагына кайтарды.
- Ирина Смирнова фотолары
Нет комментариев