27 сентябрь – мәктәпкәчә яшьтәгеләр учреждениеләре хезмәткәрләре көне.
Үз һөнәренә чын күңелдән бирелгән тәрбияче
Зәйнең “Кояшкай” балалар бакчасында ике дистә ел хезмәт куючы тәрбияче ярдәмчесе Гөлназ Мингалинаны коллективта хезмәткәрләр дә, балалар да, әти-әниләр дә бик ярата. Ул һәркемнең күңеленә юл таба белүче, үз һөнәренә чын күңелдән бирелгән кеше.
Аның белән иңгә-иң торып, бергә дус, тату инде шактый вакыт эшлибез.
- Чыннан да, аңа сокланмый мөмкин түгел. Гөлназ Рафисовнадагы энергия, яшәү дәрте... Барысына да җитешә. Нинди эшкә кушсаң да, “Бу минем эш түгел” дип тормый. Бар эшне дә җиренә җиткереп эшли. “Балалар тормышның матур якларын күреп үсәргә тиеш. Яшәү рәхәт, әти-әнием мине ярата, мин бәхетле дигән ышаныч нык булсын күңелендә”, дигән фикердә ул, - ди бакчабызның методисты Альбина Әнәсовна.
Балаларга тәүфыйклы тәрбия бирүче остаз
Гөлназ әле ул кирәк чакта без – тәрбиячеләрне алыштыра. Балаларга әкиятләр укырга ярата. Әкиятнең дәвамын да уйлап чыгаралар. Шулай итеп, балаларның фантазиясе дә эшкә җигелә.
Сабыйлар белән берәр нәрсә ясый башласак, алар янына килеп, булыша, дөрес итеп эшләргә ярдәм итә. Кеше баласын карау бер дә җиңел эш түгел, әлбәттә. Бик зур җаваплылык ул. Бәрелә-сугыла күрмәсен, авызларына кирәкмәгәнне капмасын. Шуңа күрә ул аларны бер генә минутка да күздән ычкындырмый, аларны карап кына тора.
- Бергә эшләп, туганлашып бетәсең инде. Коллектив бердәм, тату, бергәләп ялларны оештырабыз: театр-концертларга йөрибез, табигать кочагына чыгабыз, - дип сөенә Гөлназ.
Гаилә бәхете һәм тормыш мәгънәсе
Уңышлы кече тәрбияче Гөлназ ханым иң элек хатын-кыз һәм әни бит әле ул. Берсеннән берсе чибәр, акыллы ике малай анасы.
“Беренчесе малай булгач, икенчесе кыз булыр дип көткән идек. Гадәттә шулай була бит. Безгә башкачарак булды. Бар эштә дә ярдәмче ике малай әнисе булуыма бәхетле мин”, - ди ул, балалары белән горурланып.
Зурысы Булат Ульяновск шәһәренең медицина институтында соңгы елын укый, икенчесе быел 9нчы сыйныфны тәмамлады.
- Хатын-кыз бәхете – тулы гаиләдә. Яраткан ирең, сау-сәламәт, тәүфыйклы балаларың, якыннарың булганда. Шөкер, эшебезне яратып, намус белән башкарабыз. Бакчабызга балалар теләп, яратып киләләр, киләчәгебезгә ышаныч бар. Дус, тату эшләүче коллективны берләштереп торган бакчабыз “Кояшкай” бар, - дип сөенеп яши, сөенеп эшли, 20 ел гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган гадел, тугры, ярдәмчел, ачык йөзле, сабыр холыклы Гөлназ Мингалина
Гөлшат Әгъзамова
Нет комментариев