Чыбыклы мәктәбе быел күркәм юбилеен – 50 еллыгын билгеләп үтә.
Бай тарихлы һәм традицияле мәктәп ярты гасыр вакыт эчендә никадәр укучыга олы тормышны иңләп очарга канатлар куйды.
Бу юбилей – данлы традицияләрне искә алыр, казанышларны бәяләр һәм киләчәк турында бергә уйланыр өчен матур бер сәбәп.
“Без сезне бергәләп бәйрәм атмосферасына чумарга, мәктәп тормышының мөһим мизгелләрен искә төшерергә һәм шатлыклы мизгелләр белән уртаклашырга чакырабыз. Мәктәбебезне тәмамлаган укучыларны, педагогик хезмәт ветераннарын, теләгән һәр кешене 3 октябрьдә көндезге сәгать 10да мәктәптә көтеп калабыз”, - ди мәктәп җитәкчелеге.
Бу истәлекле көн сезне кабат гомерегезнең иң матур вакытларына кире кайтарыр, классташларыгыз, укытучыларыгыз һәм хезмәттәшләрегез белән очраштырыр.
Нет комментариев