Зәйнең «Салават күпере» бакчасында Нәүрүзне билгеләп үттеләр
Балалар янына кунакка Кара карга, Песи, Убырлы карчык, Шүрәле килде.
Бабаларыбыз элекке вакытларда Ай һәм Кояш календаре буенча яшәгән. Яңа елның беренче көне итеп көн белән төннең тигезләшкән вакытын исәпләгәннәр. Ул 21 мартка туры килгән. Татарлар аны «Нәүрүз ае» дип йөрткәннәр. Нәүрүз — язгы бәйрәм. Бу бәйрәмнең хуҗасы — Нәүрүзбикә.
«Салават күпере» балалар бакчасында Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үттеләр. Бәйрәмдә зурлар төркеме балалары катнашты. Балалар янына кунакка Кара карга, Песи, Убырлы карчык, Шүрәле килде.
«Балалар кунакларга җырлап, биеп, татар, рус халык уеннарын уйнап күрсәттеләр. Бәйрәмнең хуҗасы Нәүрүзбикәне күргәч, алар тагын да җанланып китте. Фольклор бәйрәмнәрен уздыру балаларыбызда телебезгә карата мәхәббәт хисләре тәрбияли, борынгы гореф-гадәтләрне онытмаска өйрәтә», -ди бакчаның татар теле тәрбиячесе Венера Алексеева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев