Заинск-информ 16+
Рус Тат
Традицияләрне саклап

Зәйнең Мирный бистәсендә карга боткасы пешерделәр

Мирный бистәсе мәдәният хезмәткәрләре «Миләшкәй» балалар бакчасында «Карга боткасы» бәйрәме оештырды. Бу бәйрәм халкыбызның борынгы гореф-гадәтләренә ихтирам тәрбияләү максатыннан уздырылды.

Халкыбызның элек бик популяр булган, зурлап, күңелле итеп үткәрелгән язгы бәйрәмнәренең берсе — Карга боткасы.

Төп персонажлар — Халимә әби, Яз, Кара карга борынгы заманда кешеләрнең язны канат очларында кара каргалар китерә дип ышанулары турында сөйләделәр.

«Борын-борын заманда кеше язның ничек килгәнен булганын белмәгән. Ямьле, матур язны җылы яклардан каргалар алып килә дип ышанганнар. Чөнки яз көне март азакларында каргалар кайтканда яз җиткән. Шуның өчен карлар эреп ташулар киткәч, көртләр кимегәч, кырларда җир ачыла башлагач, халык зурлап, чәчүләр алдыннан ел мул, ашлык күп булсын өчен дип бәйрәм ясый торган булганнар. Аны „Карга боткасы“ дип атаганнар», — дип бәйрәмнең тарихы белән таныштырды мәдәният хезмәткәрләре.

Бәйрәм сәхнәләштерелгән тамаша белән башланып китте. Бәйрәм барышында балалар яз, кошлар турында шигырьләр укыдылар, табышмакларга җавап таптылар, «Башмаклар», «Түбәтәй», «Почмак» кебек халык уеннары уйнадылар, биеделәр һәм җырладылар.

фотолар мәдәният йортыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев