Зәйнең иҗат коллективы Алма Спасы бәйрәмендә катнашты
16 августта Кама Тамагы районының Красновидово авылында традицион Алма спасы бәйрәме узды.
Җыр-моңга, уен-биюгә бай тамашада Мирный бистәсе мәдәният йортының Александр Селиверстов җитәкчелегендәге "Ивушка" халык җыры вокаль ансамбле катнашты.
Республиканың Кама Тамагы районындагы Иделнең матур яры буенда урнашкан Красновидово авылы элек-электән алмагач бакчалары, күз явын алырлык табигате белән дан тоткан. Бәйрәм күп еллар дәвамында киң танылу алган.
“Ивушка”лылар "Балалайка" җырын башкарып, Диплом һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнделәр.
Фотолар Мирный бистәсе мәдәният йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев