Зәйнең “Алтынчәч” бакчасында татар халык ашлары белән сыйландылар
Туган тел атналыгы кысаларында бакчада «Татар халык ашлары» темасына күргәзмә оештырылды.
2026 ел Россиядә Халыклар бердәмлеге елы шигаре астында уза.
Әлеге уңайдан Зәйнең "Алтынчәч" балалар бакчасында төрле милләтләр бердәмлеген ныгытуга юнәлдерелгән төрле чаралар үтә.
Милли бакча буларак, без туган телебезне, татар мәдәниятен үстерү һәм балаларга милли мирасыбызны тапшыру өстендә эшлибез. Халкыбызның горурлыгы - милли ашларыбыз.
Туган тел атналыгы кысаларында бакчабызда балаларны һәм әти-әниләрне татар халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре, сыйлары белән якыннанрак таныштыру максатыннан «Татар халык ашлары» темасына күргәзмә оештырылды.

Балалар, әниләре, әбиләре белән бергәләп, төрледән-төрле камыр ашлары пешереп алып килделәр. Кош теле, коймак, кыстыбый, чәкчәк, бәлеш, өчпочмак – барысы да бар иде күргәзмәдә. Әйтерсең лә, яңа гына мичтә пешеп чыккан бу ризыклар, мине дә авыз ит, татып кара, дип торалар. Балаларга да бик ошады әлеге күргәзмә. Тәрбиячеләр балаларга татар халык сыйларының килеп чыгышы, ничек әзерләнүе турында мәгълүмат та бирде. Күргәзмәне караганнан соң, һәр әни үз гаиләсен тәмледән-тәмле татар халык ашлары белән сыйлар, ял көннәрендә гаилә белән җыелып, бергәләп тәмле ризыклар пешерерләр дип ышанып калабыз.
Ләйлә Зарипова, тәрбияче.
Фотолар бакчадан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев