Зәйнең “Алтынчәч” бакчасында балаларны карга боткасы белән сыйладылар
Зәйнең “Алтынчәч” бакчасында балаларда халкыбызның борынгы гореф-гадәтләренә ихтирам тәрбияләү максатыннан “Карга боткасы” бәйрәме оештырылды.
Ә сез кошларның килүенә багышланган беренче язгы бәйрәм турында беләсезме? Бу бәйрәм «Карга боткасы» дип атала. Элек кешеләр нилектән яз булганын белмәгәннәр. Алар ямьле язны җылы яктан кара каргалар алып килә дип уйлаганнар. Шуның өчен карлар эреп сулар ага башлагач, каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар. Аны «Карга боткасы» дип атаганнар.

Зәйнең “Алтынчәч” балалар бакчасында «Карга боткасы» бәйрәме узды. Башта мәктәпкә әзерлек төркеме балалары милли киемнәрдән бүлмәләр буенча йөреп, ботка пешерү өчен сый җыйдылар. Болар - ярма, май, шикәр комы, тоз.
- Җырлап-биеп башкарыла торган бу йола безнең татар халык гореф-гадәтләрен онытмаска өнди, балаларда милли мәдәнияткә карата мәхәббәт уята, - ди тәрбияче Гөлфия Тимофеева.
Төп бәйрәм музыка залында узды. Биредә әби белән бабай Карга боткасы пешерде.

Балалар күңел ачтылар, җырладылар, биеделәр, Яз кызы белән уйнадылар.
Бәйрәм ахырында, әби белән бабай балаларны тәмле ботка белән сыйладылар, кунаклар бер-берсенә матур теләкләр теләделәр.
Педагоглар Рәмзия Мозаффарова, Ләйсән Краснова, Тәслия Хәсәнова, Вероника Матвеева рольләрен бик оста башкардылар.
Фотолар бакчадан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев