Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Традицияләрне саклап

Зәйлеләрне фин-угор халыклары фестивалендә катнашырга чакыралар

7 октябрьдә Чаллыда Татарстанда яшәүче фин-угор халыкларының «Мы ветви древа одного» дип исемләнгән республика фестивале үткәрелә.

Ул милләтләрнең традицион мәдәниятен саклау, үстерү, үзешчән фольклор коллективларны ачыклау, яшьләрне милли мәдәниятка тарту максатын күздә тотып үткәрелә. Фестиваль программасына милли орнаментлар кертеп ясалган сувенирлар әзерләү буенча мастер-класслар уздыру, төрле уеннарны барлау да кергән. Шулай ук төрле халыкларга хас кул эшләреннән күргәзмәләр дә урын алачак. Иҗат коллективлары җитәкчеләре, музей хезмәткәрләре өчен тематик семинарлар да оештырылачак.

Ә фестиваль бәйгесендә ансамбльләр, халык җырларын башкаручылар, гамәли-сәнгать эшләре осталары көч сынаша. Соңыннан иң яхшы чыгышлардан Гала-концерт әзерләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев