Зәйлеләрне «Алма Спасы» бәйрәменә чакыралар
Традицион бәйрәм 19 августта 16 сәгатьтә башлана.
Бәйрәм гадәттәгечә Александр Бистәсе авылында узачак.
Алма спасы районыбызда традицияләрне, мәдәниятне саклау һәм үстерү, яшьләргә җиткерү максатыннан үткәрелә. Бәйрәм программасы бай һәм эчтәлекле булачак.
Җирле чиркәүдә алмаларны изгеләндерү, уеннар һәм җырлар белән халык күңел ачулары, «Рус гүзәле " конкурсы, фольклор коллективлары чыгышлары тәкъдим ителәчәк. Алмадан әзерләнгән тәмле ризыклар белән сыйланырга мөмкин булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев