Заинск-информ 16+
Рус Тат
Традицияләрне саклап

Сабантуй төбәкләрне берләштерә

Зәйлеләр республиканы Магнитогорск Сабантуенда лаеклы тәкъдим итте. Узган шимбәдә Чиләбе өлкәсенең Магнитогорский шәһәрендә Сабантуй узды.

Бәйрәмгә килгән меңләгән кеше милләтара хезмәт һәм дуслык бәйрәме атмосферасына чумды. Чара Магнитогорскида яшәүче дистәләгән милләт вәкилләрен, шулай ук Татарстан һәм Башкортстан кунакларын берләштерде. Зәйлеләр тарафыннан куелган милли мәйданчык Сабантуй бәйрәменең кабатланмас колоритын тудырды. Магнитогорск Сабантуе бердәмлек, дуслык һәм гореф-гадәтләргә хөрмәт символы булып,  быел аерым әһәмияткә ия мәгънәдә Ватанны саклаучылар һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгы шигаре астында узды. 

Магнитогорскида 400 меңнән артык кеше һәм 92 төрле милләт вәкиле яши. Татарлар аз - нибары 5 процентны тәшкил итә, әмма милли традицияләрен саклап калулары сөендерә.

Бер генә Сабантуй да милли уеннардан һәм күңел ачулардан башка үтми. Барысын да бай программа көтә иде: милли көрәш һәм кул көрәше буенча мавыктыргыч ярышлардан алып боксчылар һәм казакларның күрсәтмә чыгышларына кадәр. Балалар өчен махсус мәйданчыклар оештырылды. Тагын бер традиция – ат чабышлары, әмма шәһәр җирендә бу тамашаны оештыру җиңел түгел, шуңа күрә бәйрәм кунаклары өчен күрсәтмә программа белән «Кентавр» клубы спортчылары чыгыш ясады, алар атларда акробатик номерлар һәм конкурслар күрсәтте.

Төп сәхнәдә иҗат коллективлары чыгыш ясады. Магнитогорский Сабантуеның быелгы яңалыгы - өч метрлы гигант түбәтәй чигү. Аны чигүдә теләгән һәркем катнаша алды. Бу гадәти булмаган экспонат Магнитогорск туган якны өйрәнү музеена тапшырылачак.

Бөтен Россиягә билгеле булган металлурглар шәһәренә Зәйдән 70ләп кешедән торган делегация килде. Делегацияне район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин җитәкләде. Зәй үзешчәннәре көн дәвамында металлургларны җырлары, биюләре һәм татар халкының йолаларын күрсәтүләре белән сөендерделәр. Зәйлеләр магнитогорскилыларга милли бәйрәмнең бөтен матурлыгын һәм үзенчәлеген тапшырырга тырыштылар.
 

Зәй мәйданчыгы яныннан беркем дә битараф уза алмады, ул чын мәгънәсендә Сабантуйның күркәм бизәге булып торды. Мәйданчык декорацияләрнең һәм кечкенә архитектура формаларының төрлелеге белән җәлеп итте, алар янында фотога төшүчеләр бик күп булды.

-Күптән түгел Әлмәткә кайтып килдем, Зәй аша уздым. Ел да Сабантуйга чыгам, зәйлеләрнең мәйданчыклары милли үзенчәлеге белән аерылып тора, рәхмәт сезгә, - диде Исламия апа.

Зәй коллективлары бәйрәм кунакларына яхшы кәеф бүләк итеп, аларны гармун чыңына бергәләп биергә җәлеп иттеләр. Биредә үк тәмле коймак, кыстыбый, үлән чәйләреннән авыз итәргә дә мөмкин иде. Безнекеләр пешергән кыстыбый, коймаклардан авыз итәргә озын чиратлар хасил булды. Зәй кызлары зур 11 чиләктә коймак камыры куеп пешерде. Илсөяр Хәлиуллина үз хуҗалыгында җитештерелгән бал продукцияләреннән күргәзмә тәкъдим итте. 

Зәйлеләрнең кунакчыллыгын Магнитогорск шәһәре башлыгы Сергей Бердников та югары бәяләп, игенче хезмәтенә хөрмәт күрсәтүче һәм төрле мәдәниятләрне берләштерүче бәйрәмнең әһәмиятен ассызыклады.

“Мин Сабантуй бәйрәмен бизәп, шундый матур мәйданчык оештырган зәйлеләргә бик рәхмәтле, алга таба да безнең арада бу дустанә мөнәсәбәт яшәсен, ныгысын”, — диде Сергей Бердников.

Бәйрәм кунакларын район башлыгы Разиф Кәримов һәм барлык зәйлеләр исеменнән район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин котлап, ныклы сәламәтлек, уңышлы хезмәттәшлек һәм тыныч күк йөзе теләде. Һәм  милли мәдәниятне үстерүгә һәм этникара элемтәләрне ныгытуга үз өлешләрен кертүчеләргә Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырды.
Традиция буенча мәртәбәле кунаклар махсус колгага бәйге-ярышларда җиңүчеләргә атап яулык бәйләде.
Милли көрәшне гадәттәгечә балалар башлап җибәрде.  Алыш саен батырлар ачыкланды. 
-Мин тумышым белән Спас районыннан. 59 ел инде Магнитогорскида яшим. Сабантуйларны сагынып көтеп ала, туган якка кайткандай булам. Сабантуйда аеруча көрәшне бик яратып карыйм. Зәй көрәшчеләре көчле булуы белән аерылып тора. Көндәшләрен чистага салалар, - диде Сәет Кирамов.
Безнең Динар Кәримов үз үлчәү авырлыгында җиңү яулады. Ә Рамил Фаршатов “Магнитогорск Сабантуе-2025”нең баш батыры булып калды.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев