Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Традицияләрне саклап

Зәйлеләр Магнитогорскида узучы Сабантуйда катнаша

Зәй районы Магнитогорский Сабантуенда Татарстан Республикасын тәкъдим итте .

Чиләбе өлкәсендәге Магнитогорск шәһәрендә бүген милли бәйрәмебез Сабантуй үтә.

Магнитогорскида 400 меңнән артык кеше яши. Шәһәрнең милли составында 92 милләт исәпләнә, шуларның 84 проценты — руслар. Халыкның 5 процентын милли традицияләребезне саклаучы татарлар тәшкил итүе сөендерә. Магнитогорскида быел 25нче мәртәбә милли бәйрәмебез үткәрелә. Традиция буенча ул шәһәр паркында Мәңгелек ут янында уза. Анда бөтен илдән иҗат коллективлары килә.

Быел Татарстан Республикасын Магнитогорск Сабантуенда Зәй районы делегациясе тәкъдим итте. Делегация составында район башлыгы Разиф Кәримов, аның урынбасары Петр Уразайкин, мәгариф идарәсе башлыгы Эрнст Сәфәргалиев, шәһәр һәм район иҗат коллективлары һәм башкалар бар.

Зәйлеләр оештырган милли мәйданчыкта теләге булган һәркем татар халкының көнкүреше белән таныша, татар милли ризыкларыннан авыз итә, бәйрәм сувенирлары сатып ала, Сабантуйның традицион уеннарында катнаша ала.

Бәйрәм кунакларын зәйлеләр төп капка янында кунакчыллык белән каршы алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабантуй