Зәйлеләр Магнитогорскида Сабантуй үткәрде
Быел Татарстан Республикасын Магнитогорск Сабантуенда Зәй районы делегациясе тәкъдим итте. Делегация составында район башлыгы Разиф Кәримов, аның урынбасары Петр Уразайкин, мәгариф идарәсе башлыгы Эрнст Сәфәргалиев, шәһәр һәм район иҗат коллективлары һәм башкалар бар иде.
Чиләбе өлкәсенең Магнитогорский шәһәрендә 400 меңнән артык кеше яши. Шәһәрнең милли составында 92 милләт исәпләнә, шуларның 84 проценты — руслар. Халыкның 5 процентын милли традицияләребезне саклаучы татарлар тәшкил итүе сөендерә.
Магнитогорскида быел 25нче мәртәбә милли бәйрәмебез үткәрелде. Традиция буенча ул шәһәр паркында Мәңгелек ут янында узды. Анда бөтен илдән иҗат коллективлары килде.
Сабантуй «Яулык җыю» милли татар традициясеннән башланды. Сәхнәгә хөрмәтле кунакларны чакырдылар, алар арасында Разиф Кәримов та бар иде һәм һәр кунакка бәйрәм яулыгын таякка бәйләргә, кемгә бүләк итүен игълан итәргә тәкъдим иттеләр. Разиф Галиевич яулыгын иң яшь көрәшчегә бүләк итте. Һәм ул бәйрәмгә җыелучыларны Сабантуй белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, үз исеменнән котлады.
Бәйрәм кунакларын зәйлеләр төп капка янында кунакчыллык белән каршы алды.
Соңгы тапкыр Зәй районы Магнитогорский Сабантуенда биш ел элек катнашкан иде һәм Зәй районы башлыгы Разиф Кәримовның фотосын Сабантуйга керү урынындагы бәйрәм щитына куюларыннан чыгып, магнитогорскилылар зәйлеләрнең үткән визитын онытмаганнар дип ныклап әйтергә була.
Зәйлеләр оештырган милли мәйданчыкта теләге булган һәркем татар халкының көнкүреше белән танышты, татар милли ризыкларыннан авыз итте, бәйрәм сувенирлары сатып алып, Сабантуйның традицион уеннарында катнашты. Аерым чатырда зәйлеләр сувенир продукциясен саттылар. Милли яулык, түбәтәй һәм чәкчәкне тиз арада алып бетерделәр.
Магнитогорскида яшәүче Марат Йосыпов милләте буенча татар һәм түбәтәй алырга теләп Сабантуйга килгән.
— Мин үзем татар һәм милли гореф-гадәтләрне сакларга һәм динне тотарга тырышам. Мәчеткә йөрер өчен яшел төстәге түбәтәй эзлим. Биредә Татарстан делегациясен каршы алуыма бик шатмын. Мөмкинлектән файдаланып, Азнакай һәм Бөгелмә районнарына, Айгөл, Мөлгидә апаларга, Мәкъсүмга һәм мине белгән һәркемгә сәлам әйтәм, — диде ул.
Сабантуйның мактаулы кунагы, Магнитогорск шәһәренең депутатлар җыены рәисе Александр Морозов Зәй мәйданчыгына югары бәя бирде.
— Мин 2018 елда Зәйдә кунакта булдым. Зәй халкы бик кунакчыл һәм талантлы. Зәй мәйданчыгында бәйрәм атмосферасы хөкем сөрә, — диде ул.
Бәйрәмдә якташларыбыз, Татарстанның атказанган артистлары Айдар Сөләйманов, Марат Галимов, татар эстрадасы артисты Ясмин, шәһәр-район иҗат коллективлары чыгыш ясады.
Төп бүләк — тәкә өчен Зәй көрәшчеләре — Рамил Фаршатов, Руслан Хәмидуллин, Азат Кашапов, Илнар Хәйруллин көрәште.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ярышлар башланганчы яңгыр ява башлады һәм бу көрәшчеләргә комачаулык итте. Ләкин көчле егетләребезнең барысы да җиңүчеләр өчлегенә керде: һәркайсы үз үлчәү категориясендә җиңү яулады. Ә Сабантуйның баш батыры булып Руслан Хәмидуллин калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев