Зәйлеләр Магнитогорск Сабантуен күркәм әзерләнгән мәйданчык, чыгышлар белән бизәде
Магнитогорск шәһәре башлыгы Сергей Бердников зәйлеләрнең кунакчыллыгын, районда яшәүче төрле милләт вәкилләренең бәйрәмдә чагылыш табуын югары бәяләде.
Быел Магнитогорск 95 еллык юбилеен билгели. Шуңа бәйле рәвештә Сабантуе да шәһәрнең барлыкка килү тарихына багышлап әзерләнгән театральләштерелгән тамаша белән башланып китте. Аннан Россиядә игълан ителгән Гаилә елы кысаларында, спортта, мәдәниятта һәм башка юнәлешләрдә актив булган, башкаларга үрнәк булучы гаиләләр тәбрикләнде. Сабантуе бирегә килгән делегацияләр парады белән дәвам итте. Сәхнәдән беренче булып бәйрәм кунакларын Магнитогорск шәһәре башлыгы Сергей Бердников котлады һәм традиция буенча, иң көчле Сабантуй батырына дип колгага яулык бәйләде. Ә Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов үзенең яулыгын Сабантуйның төп гүзәллегенә багышлады һәм үз чыгышында хәзерге вакытта Казанда узучы БРИКС уеннары барышы турында сөйләде, барлык кунакларны әлеге уеннарга һәм 23 июньдә Казанда узачак Сабантуена Татарстан Рәисе исеменнән чакырды.
Бүләкләр һәм котлау сүзләре белән уртаклашканнан соң, сәхнәдә концерт программасы башланды, ә хөрмәтле кунаклар бәйрәм мәйданчыкларында, шул исәптән Зәй ишегалдында да булдылар. Кунакларны Зәй Сабантуе гүзәлләре икмәк һәм чәк-чәк белән каршы алды.
Зәй ишегалдына беркем дә битараф кала алмый, ул чын мәгънәсендә Сабантуйның бизәге булып тора. Мәйданчык үзе декорацияләрнең һәм кечкенә архитектура формаларының төрлелеге белән җәлеп итә, аларны якынрак карау һәм фотога төшү теләге шунда ук туа, диләр бәйрәм кунаклары.
Зәй коллективлары бәйрәм кунакларына яхшы кәеф бүләк итәргә тырыштылар, аларны гармун чыңына бергәләп биергә җәлеп иттеләр. Биредә үк тәмле коймак, үлән чәйләреннән авыз итәргә дә мөмкин иде. Шулай ук төрле эчлекләр сылап кыстыбый әзерләүгә өйрәтүче мастер-класс та эшләде. Хәтта теләгән кешеләргә милли үрнәкләр төшереп мендәр тышлыгы чигәргә дә өйрәттеләр. Зәй символикасы, Татарстанның билгеле урыннары гәүдәләндерелгән сувенирлар алырга да мөмкин иде.
Зәйләрнең кунакчыллыгын Магнитогорск шәһәре башлыгы Сергей Бердников та югары бәяләде.
«Безнең шәһәрдә дә күп милләт халкы яши, аларның дустанә гомер кичерүе өчен бөтен шартларны тудырыпга тырышабыз. Бездә Халыклар дуслыгы йорты да матур гына эшләп килә. Ә менә шул милләтара дуслыкны ныгытып безнең шәһәребез бәйрәмнәрен башка төбәктә яшәүчеләрнең, татарстанлыларның бизәвенә без бик шат. Мин шәхсән Зәй районы башлыгына, шундый матур мәйданчык оештырган зәйлеләргә бик рәхмәтле, алга таба да бу дустанә мөнәсәбәт яшәсен, ныгысын. Бүген Сабантуена күпләр гаиләләре белән, балалары белән килде. Алар исә безнең милли традицияләребезне күреп, белеп, буыннан-буынга дәвам иттерсеннәр», — диде Сергей Бердников.
Магнитогорск Сабантуенда Зәйлеләр төрле милли уеннар-күңел ачулар да оештырдылар, анда олылар һәм балалар бик теләп катнаштылар. Мәсәлән, Рәсим Әхмәтҗанов һәм аның дусты Кирилл кашыкка йомырка куеп йөгерүдә катнаштылар, икесе дә тырыштылар, ә күбрәк тырышкан кеше җиңде.
«Балачакта мондый уеннарда уйнадым, Сабантуй бәйрәмен бик яратам, ел саен бирегә киләм, ә быел беренче тапкыр дустым Кириллны алып килдем, ул да бик канәгать калды», — ди Рәсим.
Илнур Газалов исә бәйрәмгә гаиләсе белән килгән. Ул гармунчылар, аерым алганда баяннар белән бик кызыксынды.
"Мин үзем дә баян уйнарга өйрәнергә телим, инде күнегүләр ясыйм, ә Зәй ишегалдында гармунчылар күп һәм гомумән, монда кызык, күңелгә хуш килгән шөгыль табарга мөмкин. Кыстыбыйның ничек ясалганын күрдек, коймак бал белән чәй эчтек, истәлеккә фотога төштек. Монда бик күңелле! — диде ул.
Айгөл Яруллина фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев