Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Традицияләрне саклап

Зәйлеләр Казан Сабантуенда катнашты

Узган шимбәдә башкалабыз Казанда Сабантуй гөрләде.

Тынычлык бистәсендә узган Сабантуйда 150 кешедән торган район делегациясе Зәй ишегалдын тәкъдим итте.

Тынычлык бистәсендәге Сабантуе мәйданында республиканың 11 муниципаль районы ишегалдыннан зәйлеләр ишегалды бик күп кунакларны үзенә җәлеп итте. Бәйрәм тәмамланганчы моннан халык өзелмәде.

2023 ел Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан ителде, шуңа күрә Сабантуйны бәйрәмнең килеп чыгышына һәм тарихына басым ясап оештырдылар.

— Зәй ишегалдының төп үзенчәлеге булып елдан-ел күпмилләтлелекне күрсәтү кала: болар — татар, рус, керәшен традицияләре, мәдәнияте, көнкүреше, җыр һәм биюләр. Быел Зәй ишегалдында алдан көрәш ярышлары үткәрелеп, безгә зур хөрмәт күрсәтелде, ә ярышларда җиңүчеләр аннан үзәк спорт мәйданчыгында көрәште. Бу Зәйнең батырлары белән дан тотуына ишарә, — диде район башлыгы Разиф Кәримов.

Бил алышта иң көчле көрәшчеләр мәйданга чыкты. Авыр үлчәүдәгеләрнең көрәшен карарга Зәй ишегалдына Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов керде.

Татар халкы үзенең милли ризыклары белән дан тота. Зәйнең аш-су осталары кыстыбый пешерергә өйрәттеләр. Аерым өстәлдә Зәй районының 22 авыл җирлегеннән төрле рецептлар белән кыстыбый күргәзмәсе тәкъдим ителде. Зәйлеләрнең татар милли ризыкларын берничә вариантта ничек тәкъдим итүләре турында киләчәктә Татарстанның милли ризыклар китабында язылачак.

Моннан тыш, аерым беседкада кунаклар файдалы һәм хуш исле үләннәр салынган чәй эчеп, мичтә пешкән коймаклар белән сыйландылар.
Амбарда Зәй һөнәрчеләре Равил Әхәтов һәм Риф Шәймәрданов агачтан фигуралар ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.

Кунак йортында Т. Ялчыгол урамы дип язылган элмә такта эленеп торуы да кызыклы булып тоелырга мөмкин. Йорт үзе керәшен традицияләре стилендә бизәлгән иде. Бүлмәләрнең бизәлеше, интерьер әйберләре халыкның көнкүрешен чагылдыра. Өстәлдә милли ризыклар тәкъдим ителде.
Быел бәйрәмне оештыручылар аңа күбрәк милли төсмерләр өстәделәр. Татарстанда Сабантуй яшьләрнең милли мәдәнияте традицияләрен күрсәтергә тиеш дип билгеләнде. Зәй ишегалды бу яктан тиешле югарылыкта оештырылды. Керү өлешендә таганнар һәм «Лалә» фотозонасы урнаштырылган иде. Кунакларны гармунчылар һәм «Мирас» халык вокаль-хореография ансамбльләре, якташ җырчыларыбыз Айдар Сөләйманов, Ясмин, Виталий Агапов, татар милли костюмнарындагы кызлар чәкчәк, ипи, кош теле белән каршы алдылар.

Тирмәләрдә кечкенә архитектура формалары урын алды. Тегермән янында район мәдәният йорты коллективлары башакларны җыюның театральләштерелгән тамашасын күрсәтте. Зәйлеләр алып килгән мунча күпләрне үзенә җәлеп итте. Күпләр аның эченә кереп карады, ә мунча керергә теләге булганнарга егетләр аны кайнарлап кына торды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев