Заинск-информ 16+
Рус Тат
Традицияләрне саклап

Зәйлеләр Алма Спасын бәйрәм иттеләр

Күркәм традицияне дәвам итеп, быел да 19 августта районыбызның Александр Бистәсе авылында Алма Спасы, әлеге авылга хас бәйрәм буларак, җылы эчтәлекле итеп билгеләп үтелде.

Алма Спасы — уңыш җыю белән бәйле бәйрәм. Ул табигатькә көзне алып килә дип саналган.

Бәйрәмдә традиция буенча авыл чиркәвендә изгеләндерелгән алмалар куелды. Бәйрәмгә килүче һәркем алма белән сыйлана алды. Спас алмасы ашаганда теләк теләсәң, барлык уй-хыялларың да чынга аша, дигән гыйбарә дә яши. Шулай ук мохтаҗ, авыру кешеләрне алма белән сыйлау да зур савап дип саналган.

Бәйрәмгә килүчеләрне район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин котлады.

«Авыл халкына йола, гореф-гадәтләр, мәдәниятне торгызганнары һәм саклаганнары өчен рәхмәт», — диде ул чыгышында.

Бәйрәмгә килүчеләрне бай программа көтте. Балалар өчен кызыклы уеннар, “Рус гүзәле” конкурсы оештырылды, Зәй фольклор коллективлары чыгыш ясады.

“Рус гүзәле” бәйгесендә катнашучылар гореф-гадәтләрне белүләрен якладылар, алмадан үзләре әзерләгән ризыкларның рецептлары белән бүлештеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев