Зәйдә социаль хезмәт алучылары өчен йомырка буяу буенча мастер-класс үткәрелде
Зәйнең «Радость» халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгенең көндезге бүлегендә Пасха алдыннан мастер-класс оештырылды.
Мастер-класста һәркем үзен тылсымчы итеп тоя алды. Игътибар үзәгендә иң гади һәм иң символик Пасха ризыгы - йомырка иде.
Көндезге бүлектә социаль хезмәт алучылар - сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикле өлкәннәр. Ләкин бу чара алар өчен үзенчәлекле иде. Кулларында тавык йомыркасы сәнгать әсәренә әверелде.
“Чараның максаты - көнкүреш күнекмәләрен үстерү; вак моториканы стимуллаштыру; эмоциональ киеренкелекне киметү. Дәрес җайлаштырылган әңгәмәдән башланды. Гади сүзләр кулланып, катнашучыларга Пасха бәйрәменең мәгънәсе һәм йомырка буяу традицияләре турында искәртелде”, - ди хезмәт буенча инстркутор И. Сафиуллина.
Практик өлеш өчен кайнар су белән элемтәгә керми торган куркынычсыз методикалар сайланды. Алып баручы һәм ярдәмчеләр һәркем янына килеп, кашыкны тотарга булыштылар, салфетканы төзәттеләр, әмма иң мөһиме — үзлектән эшләргә бирделәр.
Чарада катнашучылар йомырканы поталь белән капладылар һәм үсемлек мае белән ышкыдылар.
Фотолар “Радость” үзәгеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев