Заинск-информ 16+
Рус Тат
Традицияләрне саклап

Зәйдә – район Сабантуе

Бүген зәйлеләр, районыбыз кунаклары татар халкының милли бәйрәме – Сабантуен билгеләп үтә.

Район Сабантуе  иртәнге сәгать 9 да ипподромда ат чабышлары белән башланып, аннан соң Ринат Фәридев исемендәге ял паркында төрле бәйрәм чаралары белән дәвам итәчәк. 

Сабантуй ерак гасырларда яралып, безнең көннәргә килеп җиткән һәм милләтебезнең горурлыгына әйләнгән олы бәйрәм ул. Ул төрле милләт вәкилләрен үз тирәсенә җыя, якынайта, халыклар арасында дуслык багланышларын ныгыта, дустанә яшәргә өнди. Сабан туен язгы кыр эшләре тәмамлану уңаеннан билгеләп үтәләр, шулай да бу бәйрәм тирәнрәк мәгънәгә ия. Аның халыкчан табигате, рухы милләтара татулыкны һәм бердәмлекне саклауга һәм ныгытуга хезмәт итә. Ул һәр милләт вәкиленең яраткан бәйрәменә әверелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев