Заинск-информ 16+
Рус Тат
Традицияләрне саклап

Зәйдә «Радость» үзәгендә социаль хезмәт алучылар рус халык традицияләре белән танышты

18 февральдә Зәйнең «Радость» халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгенең көндезге бүлегендә Россиядә Халыклар бердәмлеге елы кысаларында рус мәдәнияте белән кызыксыну уяту һәм социаль-көнкүреш күнекмәләрен үстерү максатында «Май чабу» чарасы узды.

 Май чабу - күңелле халык бәйрәмнәренең берсе. Май чабу атнасында кышны озату һәм язны каршылау гадәте бар. Бу бәйрәмнең символы булып кояш, коймак һәм Май чабу атнасының соңгы көнендә тантаналы рәвештә яндырыла торган карачкы санала.

Чараның беренче өлешендә бүлекчәдә тәрбияләнүчеләр Май чабу бәйрәменең тарихы, традицияләре һәм бу бәйрәмнең төп символлары белән таныштылар.

Дәреснең икенче өлеше кулинария осталыгына багышланды. Балалар Май чабу ризыкларының рецептларын өйрәнделәр һәм остазлар җитәкчелегендә коймак пешерделәр.

“Әзерләү процессы барлык катнашучыларда зур кызыксыну уятты. Мондый дәресләр менталь тайпылышлары булган затларның алга таба социальләшүе һәм мөстәкыйль тормышы өчен кирәкле мөһим көнкүреш күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән.  Ахырдан барысы бергә яңа пешкән коймаклар белән чәй эчте”, - ди бүлек мөдире Валентина Каменская.

фотолар социаль үзәктән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев