Заинск-информ 16+
Рус Тат
Традицияләрне саклап

Зәйдә өлкәннәр Май чабу бәйрәмен каршылады

Татарстан буенча социаль фондның Зәйдәге клиентлар хезмәте “Өлкән буынның аралашу” үзәгендә актив пенсия яшендәгеләр өчен “Масленница в лучших традициях” дип аталган халык күңел ачулары уздырды.

 Май чабу-борынгы бәйрәм, аның кайтавазы безгә бик күп гасырлардан килеп ирешкән.

“Көн салкынча торуга карамастан, өлкәннәребез үзәккә күпләп килде. Алар барысы да рус халкы орнаментлары белән бизәлгән костюмнардан иде.  Бу бәйрәм чын рус традицияләре, ата-бабаларыбызның тормыш мизгеле белән очрашырга мөмкинлек бирде, барлык катнашучыларга бик күп уңай эмоцияләр, күтәренке рух, тиздән яз булачагын көтү бүләк итте. Бәйрәм азагында барысы да кайнар, хуш исле коймак белән сыйландылар, самавырдан чәй эчтеләр”, - диде клиентлар хезмәте җитәкчесе Лилия Камалюкова.

Бәйрәмдә  катнашучыларга уен формасында Май чабу бәйрәменең тарихы, аның традицияләре, уеннары һәм күңел ачулары,  Май чабу коймагы рецептлары турында сөйләделәр, күңел ачтылар.

фотолар Татарстан буенча социаль фондның Зәйдәге клиентлар хезмәтеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев