Зәйдә «Кыстыбый фест» гаилә кулинар конкурсы узды
Зәй политехник көллиятендә мәктәп укучылары һәм аларның гаиләләре татар милли ризыгы әзерләделәр.
Район мәктәпләренең VI–VII сыйныф укучылары үзләренең кулинар сәләтләрен күрсәттеләр. Аларга ризык әзерләү бәйгесендә туганнары — әниләре, әбиләре, апалары булышты. Катнашучылар татар милли ризыгы — кыстыбыйны буыннан-буынга тапшырыла торган гаилә рецептлары буенча әзерләделәр.
— Конкурсның максаты — гаилә институтын ныгыту һәм үстерү, шулай ук кулинария серләрен яшь буынга тапшыру. Бәйгедә эш урынының чисталыгы, эшләнмәләрнең тышкы кыяфәте, тәм сыйфатлары, ашамлыкларның оригинальлеге, ассортименты кебек күрсәткечләргә бәя бирелде, — дип сөйләделәр конкурсны оештыручы педагог-осталар Айгөл Әхмәтҗанова һәм Светлана Иванова.
Гаилә кулинария конкурсында катнашучыларның барысы да дипломнар белән бүләкләнде. Беренче урынны Риана һәм Венера Фәртдиновалар, Булат һәм Айгөл Әхмәтҗановлар бүлеште. Икенче урында берьюлы өч гаилә: Карина Хәмитова һәм Вәсилә Шитикова, Ева һәм Наталья Филатовалар, Камилә һәм Олеся Талибуллиналар. Өченче урынны Камилә һәм Заглуля Хәсәншиналар, Алисә Тимеркаева һәм Лариса Скрабулене, Розалина Силантьева һәм Галина Пушкина, Резеда Абзалова һәм Илзирә Садриева алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев