Зәйдә кышны озаттылар
Бәйрәмдә олысы да, кечесе дә бик теләп катнашты.
Язны каршылау бәйрәме - коймаксыз буламени? Бәйрәмгә килүче һәркемне кайнар коймак һәм чәй белән сыйладылар.
Мәйданда театральләштерелгән тамаша күрсәтелде. Артистлар “Май чабу”ның гореф-гадәтләре белән таныштырды, коллективлар җыр-биюләре белән халык күңелен күрде. Балалар өчен кызыклы уеннар оештырылды.
Бәйрәм карачкы яндыру белән тәмамланды. Халык сынамышлары буенча, аннан калган көл җил белән таралып мул уңыш һәм бәхет алып килә. Әлеге бәйрәмнән соң православие динен тотучылар өчен дүшәмбедән бөек пост башлана.
Район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин бәйрәм белән котлап, теләкләрен җиткерде. "Ел хатын-кызы" республика бәйгесенең төбәк турында җиңүчеләр бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев