Зәйдә балалар милли бизәкләр белән таныштылар
12 февральдә Зәйнең «Каенкай» балалар бакчасында туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре «Милли бизәкләр» чарасы үткәрделәр.
Чараның максаты мәктәпкәчә яшьтәге балаларны татар, рус һәм керәшен халкының орнамент сәнгате белән музей әйберләре аша таныштыру иде.

Зал мини-музей итеп бизәлде: милли костюмнар, экспонатлар, чигелгән сөлгеләр, агачтан уеп ясалган детальләр, китаплар урнаштырылды.
“Балалар чара барышында татар орнаментлары — чәчәк мотивларына басым ясап, лалә чәчәге - яз символы һәм ачык төсләр палитрасы; рус һәм керәшен бизәкләре белән таныштылар. Аннан балалар иҗатка күчтеләр: «Бизәк җый» уенында пазллар җыйдылар, милли бизәкләр мотивлары буенча мастер-класс үткәрелде. Алар өч тип орнаментның символикасын белделәр, мотивларны аерырга өйрәнделәр, үз бизәкләрен булдырдылар”, - ди музейның фәнни хезмәткәре Дарья Гёргюн.
Чара Татарстанның мәдәни мирасын саклау программасы кысаларында узды.
Фотолар музейдан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев