Заинск-информ 16+
Рус Тат
Традицияләрне саклап

Зәйдә «Аулак өй — көрәш» төбәкара конкурсы узды

«Аулак өй — көрәш» төбәкара конкурсы милли мирасны баету һәм популярлаштыру, татар халкының мәдәниятен пропагандалау һәм саклау максатыннан ел дәвамында үткәрелә.

Проектның җитәкчесе – Татарстан Республикасы журналистлар берлеге әгъзасы Сәрия Закирова. Конкурс Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән, Мәдәният, Яшьләр эшләре министрлыклары, «Бөтендөнья татар конгрессы» төбәкара иҗтимагый оешмасы, «Татарстан Республикасы студентлары лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы; «ТАТМЕДИА» АҖ мәгълүмат ярдәмендә гамәлгә ашырыла. 
Зәйдә әдәби көрәш ике этапка бүленеп үткәрелде. Анда мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм мәктәп укчылары көч сынашты. 

Бакча балалары арасындагы конкурс “Кояшкай”да узды. Анда “Алтынчәч” һәм “Кояшкай” бакчаларында тәрбияләнүчеләр катнашты. 

Беренче сынау – пазллардан рәсем җыеп, әкиятне билгеләү һәм эчтәлеген сөйләү иде. Ике команда да әлеге биремне төгәл үтәде һәм Габдулла Тукай әкиятләренең эчтәлеген кыскача сөйләп бирде. 

Жюри игътибарына конкурсантлар милли татар йолаларын сәхнәләштереп күрсәтте. “Кояшкай” бакчасы балалары - Карга боткасы, “Алтынчәч” командасы – Аулак-өй йолаларын тәкъдим итте. 

Шулай ук балалар иҗади номерлар белән чыгыш ясады, “Йөзек салыш” уены аша осталыкларын күрсәтте. 

Ике команда да йолаларны җиренә җиткереп башкарды, биремнәрне төгәл үтәде. Бәйрәм җыр-биюләр, шигырь белән үрелеп барды. 

Ике команда балалары катнашучы сертификатларына, педагоглар дипломнарга ия булды. 

- Конкурсның максаты – балаларның халыкның мәдәни байлыгына карата кызыксынуын арттыру, милли мирасны баету. Бүген безнең балалар “Аулак өй-көрәш” региональ конкурсында теләп катнашты, татар халкының милли йолаларының гүзәллегенә, күркәмлегенә тагын бер кат инанды, - ди “Алтынчәч” бакчасы өлкән тәрбиячесе Альбина Гайнетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев