Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Традицияләрне саклап

Зәй Сабантуенда “Кыр батыры” дип Айнур Шәйхиев игълан ителде

Сабантуеның күркәм мизгелләренең берсе - кыр батырларын, авыл хуҗалыгы тармагы уңганнарын тәбрикләү. Әлеге матур гадәтне район башлыгы Разиф Кәримов гамәлгә кертеп җибәрде, чәчү эшләре башланганда ук ул кырларга механизаторлар янына, фермаларга терлекчеләр янына килеп тырыш хезмәтнең югары бәяләнәчәге турында искәртә, шул рәвешле тырыш хезмәткә рухландыра.

Сабантуенда мәйдан уртасына чыгарып тырыш хезмәтчәннәрне хөрмәтләп матур традиция булып дәвам итә. Быел да Разиф Кәримов, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев хезмәт алдынгыларына акчалата бүләкләр тапшырдылар. Бүләкләүләргә 178 кеше лаек булды.

Ә иң күңелле мизгел — язгы кыр батырын игълан итү. Быелгы Сабантуенда «Кыр батыры» исеменә «Зәй» агрофирмасыннан Айнур Шәйхиев лаек булды. Аңа «Лада-Гранта» машинасы ачкычы бирелде, иңенә тәкә салынды.

— Айнур, әле яшь механизатор булуына карамастан, зур хезмәт уңышлары күрсәтте. Эшләргә теләге зур булган яшьләргә бездә һәрчак юл ачык. Без аны бүген чын күңелдән кыр батыры булуы белән тәбриклибез, — диде Разиф Кәримов, аңа тантаналы төстә машина ачкычын тапшырып.

Айнур Шәйхиев — «Зәй» агрофирмасының «Аксар» җитештерү комплексы механизаторы. Ул быелгы язгы чәчү чорында куәтле техника белән 2184 гектар мәйданда бөртекле һәм техник культуралар чәчкән. 1173 гектар җирдә тырмалау, 251 гектарда культивация эшен башкарган. Барлыгы 76 эш сменасында хезмәт куйган.

— Әлеге уңышларны алдагы елда да кабатлыйсы иде, — дигән теләктә яшь механизатор.

Районда махсус комиссия, чәчүлекләрне кабул итеп, алар торышын 100 баллы система буенча бәяләде. «Зәй шикәре» агрофирмасының «Чыбыклы» җитештерү комплексы — I, «Восток» агрофирмасынының «Нива» җитештерү комплексы — II, «Зәй» агрофирмасының «Аксар» җитештерү комплексы III урынга чыкты. Ә крестьян-фермерлык хуҗалыклары арасында язгы чәчүдә иң нәтиҗәле эшләүче, дип Рафис Фәрдиев хуҗалыгы табылды. Әлеге хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләренә акчалата бүләкләр тапшырылды.

Сабантуйда авыл хуҗалыгы тармагында күп еллар тырышып хезмәт куйган, аерым хезмәт үрнәкләре күрсәтүчеләргә дәүләт бүләкләре дә тапшырыла. Быел да андыйлар шактый булды. «Восток» агрофирмасының әйдәп баручы агрономы Николай Тугашевка «Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» мактаулы исеме бирелде. «Агрокөч-Сервис» АҖ 5нче төзекләндерү үзәге җитәкчесе Илдус Мөхәммәтшин ТР Министрлар Кабинеты Рәхмәт хаты, «Радость» халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге директоры урынбасары Мария Романова ТР Рәисе Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. «Восток» агрофирмасы инженеры Сәлмән Хадиев ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Мактау грамотасын, агрофирманың баш хисапчысы Зилә Матрухова, крестьян-фермерлык хуҗалыгы башлыгы Артур Мөхәммәтҗанов, «Агро-Союз» ҖЧШ диспетчеры Светлана Плотникова министрлыкның Рәхмәт хатларын алдылар. «Восток» агрофирмасы тракторчы-машинисты Никита Артамоночевка, «Зәй шикәре» агрофирмасының «Чыбыклы» товарлыклы-сөтчелек комплексы сыер савучысы Гөлназ Фәсхетдиновага, «Зәй шикәре» агрофирмасы тракторчы-машинисты Олег Сандимировка район башлыгының Мактау грамоталары тапшырылды.

Сабантуй әләмен быел ике батыр күтәрделәр. Алар — быелгы батыр Айнур Шәйхие һәм яшь көрәш батытыры Җәмил Ибраһимов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев