Зәй Сабантуе дусларын җыйды
Мәртәбәле кунаклар, район җитәкчелеге, хезмәт алдынгылары трибунада урын алгач, мәйданда театрлаштырылган, җыр-биюләр белән үрелгән “Сабантуй дусларын җыя” композициясе тәкъдим ителде.
Анда хезмәт кешесен олылау, язгы кыр эшләре барышы, кыр батыры һәм милли бәйрәмнән мизгелләр чагылыш тапты. Музыкаль-бию композициясен күрсәтүгә район-шәһәр һәм читтән чакырылган иҗат коллективларыннан 200гә якын кеше җәлеп ителде. Әлеге биниһая матур тамаша һәркемгә күңел күтәренкелеге, бәйрәм рухы өстәде.
Сәхнәгә район башлыгы Разиф Кәримов, Игорь Савельев, Айдар Метшин күтәрелде. Разиф Кәримов бәйрәмдә катнашучыларны, авыл хуҗалыгы алдынгыларын котлап, язгы кыр эшләрен вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарганнары өчен рәхмәт белдерде.
— Бу бәйрәм гасырлар дәвамында язгы кыр эшләренең тәмамлануын символлаштыра, авыл хуҗалыгы тармагы хезмәтчәннәренең тырыш эшен һәм туган җирнең матурлыгын данлый. Сабантуй безгә тормыш нигезе — икмәкнең мәңгелек кыйммәтен калкуландыра һәм кунакчыллыкны чагылдыручы, игелек һәм үзара аңлашу бәйрәме булып тора. Быелгы Сабантуй үзенчәлекле. Тарихи мәгълүматлар буенча, Зәй җирендә ул илленче тапкыр үткәрелә һәм елдан-ел эчтәлеге буенча кызыклырак һәм мавыктыргычрак була бара. Юбилей Сабантуе һәр йортка яхшы кәеф һәм яхшы хәбәрләр белән аяк бассын, — диде ул.
Игорь Савельев халыкка Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның бәйрәм котлавын ирештереп, республикабыз башлыгының Зәйгә, аның игенчеләре хезмәтенә яхшы бәя бирүен әйтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев