Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Традицияләрне саклап

Зәй районының бер авылында алмалы бәйрәм узды

Күркәм традицияне дәвам итеп, быел да 19 августта районыбызның Александр Бистәсе авылында Алма Спасы, әлеге авылга хас бәйрәм буларак, җылы эчтәлекле итеп билгеләп үтелде.

Бәйрәмнең төп атрибуты — алмагач, аның астына Александр Невский чиркәвендә изгеләндерелгән алмалар белән тулы кәрзиннәр куелган иде. Бәйрәмгә килүче һәркем алма белән сыйлана алды. Спас алмасы ашаганда теләк теләсәң, барлык уй-хыялларың да чынга аша, дигән гыйбарә дә яши. Шулай ук мохтаҗ, авыру кешеләрне алма белән сыйлау да зур савап дип саналган.

Бәйрәм Алма спасы бәйрәме тарихын аңлаткан театральләштерелгән тамаша белән башланды. Традиция буенча, алмагач тирәсендә күңелле итеп әйлән-бәйлән әйләнделәр. Бәйрәмгә җыелган халыкны район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин Алма Спасы бәйрәме белән котлады. Ал. Бистәсе авыл җирлеге башлыгы Людмила Варганова махсус хәрби операция зонасына маскировка челтәрләре үрүдә актив катнашучы мәктәп укучыларына рәхмәт әйтеп, бүләкләр тапшырды һәм ил-көннәребезнең тыныч булуын теләде.

Бәйрәмдә Елена Мишарова җитәкчелегендәге «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» волонтерлар төркеме дә катнашты, алар махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләргә ярдәм күрсәтәләр. Алар бәйрәмдә челтәр үрү буенча мастер-класс уздырдылар.

Бәйрәмдә «Тальяночка» рус җыр ансамбле һәм Түбән Кама районыннан «Көмеш су» керәшен коллективы, шулай ук Ал. Бистәсе һәм Урсай үзешчәннәре иң матур җырларын бүләк итте. «Алма Спасы миссы», «Тавыш 60+» бәйгеләре оештырылды. Конкурсларда җиңүчеләр һәм катнашучылар дипломнар һәм истәлекле призларга ия булды.

Фотолар авыл мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев