Зәй районы Имәнлебаш авылында милли бәйрәм җанлы үтте
Имәнлебаш авылында җомга көнне Сабантуе гөрләде.
Милли бәйрәмебез авыл халкы һәм аннан читтә яшәүче авылдашлар булышлыгы белән киң колачлы итеп узды. Узган ел Сабантуй булмагангадырмы, имәнлеләр бәйрәмне тансыклаган.
Кемнең генә болын хозурлыгында, матур табигать кочагында, саф һавада күңел ачасы, классташлары, танышлары белән аралашасы, яшьлеге-балачагына кайтасы, күңеле булганчы уеннарда катнашасы килми икән. Печән исе борыннарны ярып керә, кошлар сайраулары, чикерткәләр чырлаулары дисеңме... Илаһи манзара, күңелле мизгелләргә, милли уеннарга бай узды Сабантуй. Халык шулай Сабантуйдан Сабантуйга яши шул. Һәммәбезне яшәтә, яшәртә ул мәйдан.
Бәйрәм район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, Югары Шепкә җирлеге башлыгы Лилия Миннегали кызы котлавы белән башланды. Мәйдан уртасында кечкенәләр бил алышын күпләр сокланып карады. Яшь җилкенчәк кайлардан гына килмәгән. Аларны егетләр алыштырды. Билләренә сөлге салган егет җилән бөтерелә бөтерелә бил алышты. Мәйданда милли уеннарга аеруча киң урын бирелде. Кашыкка йомырка салып, капчык киеп йөгерүләр, чүлмәк вату, аркан һәм таяк тартышуларда халык аеруча актив булды. Көянтә чиләк белән мәйдан тутырып йөгергән кызларның да сынатасы килмәде. Имәнлеге генә хас ярыш - яулыкларын чөеп бәйләгән әбиләрнең җеп җегерләгәненә күз дә иярми. Замут эчендә бер орчык җеп җегерләп тә куйдылар соң. Әбиләребез бәйрәм бизәге шул, киләсе Сабантуйларда да шулай мәйданны бизәп, безне сөендерсеннәр.
СВОда катнашучы егетләрнең әниләренә, маскировка челтәре үрүче ханымнарны мәйдан уртасына дәшеп бүләкләү алкышларга күмелде. Авылыбызга быел өч килен төште. Аларның чигешле сөлгеләре бәйрәмгә үзенчәлек өстәде. Яшь киленнәр һәм җиһанга аваз салган сабыйлар, матур гомер итүче парлар, чараларда актив булганнар да бәйрәмнән читтә калмады. Кызыклы уеннар, спорт ярышлары берсен-берсе алыштырып торды. Олысы-кечесе каммәмер килеп ярышты, уйнады, күңел ачты. Авылыбыз фермеры Илнар Әхмәтҗанов бәйрәм кунакларын пылау белән сыйлады. Зур казанда пешкән пылау исе мәйданга ук таралды. Шул рәвешле уен-бәйгеләр, җыр һәм биюләр тынып тормады.
Һәркемгә нинди дә булса осталыгын күрсәтергә форсат чыкты. Бүләкләр дә саллы булды. Милли бәйрәмебезне уздыруга матди булышлык иткән эшмәкәрләребез, имәнлеләргә, читтә яшәүче авылдашларга чиксез рәхмәтлебез.
Бердәмлектә көч дип юкка әйтелмәгән шул.
Сабантуйның күңелле мизгелләре имәлеләр һәм кунаклар күңелендә озак сакланыр.
Энҗе Әхмәтҗанова, Имәнлебаш мәдәният йорты директоры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев