Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Традицияләрне саклап

Зәй политехник көллиятендә “Кыстыбый фест” конкурсы узды

Бәйгедә район мәктәпләренең 5-6 сыйныф укучылары үзләренең гаиләләре белән аш-су әзерләүдә үз осталыкларын күрсәттеләр.

Үзенчәлекле “Кыстыбый фест” конкурсы политехник көллияттә быел беренче тапкыр үткәрелде. Ул Гаилә елына багышланды. Бәйгедә район мәктәпләренең 5-6 сыйныф укучылары үзләренең гаиләләре белән аш-су әзерләүдә үз осталыкларын күрсәттеләр.

Бәйгенең максаты – яшь буынны татар ашлары белән таныштыру һәм гаиләне ныгыту, шулай ук катнашучылар арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру.

Конкурс  таләпләре буенча һәр команда татар халкының  милли ризыгы –кыстыбый әзерләргә тиеш иде.  Таләпчән жюри ризыкның тәменә генә түгел, ничек әзерләнүенә, тышкы кыяфәтенә дә игътибар бирде.  

Күркәм чара чәй өстәле артында дәвам итте. Барлык катнашучыларга да дипломнар тапшырылды.

Гран-прига  Анатолий  белән Ләйсән Смирновлар лаек булды.

1 урын – Хәсәншиннар,
1 урын – Әхмәтҗановлар,
2 урын – Волковлар,
2 урын – Токаревлар,
2 урын – Хәмитовлар,
3 урын – Карповлар,
3 урын – Сәидовлар,
3 урын – Яббаровлар

“Алтын куллы оста” номинациясендә  Хәсәншиннар гаиләсе, «Гаилә традицияләрен саклаучылар» номинациясендә Кадыйровлар  җиңү яулады.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев